Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дистә еллар күз алдында яки намус эше (+фото)

«Водстрой» ширкәте районда социаль объектлар төзүдә хәйран тәҗрибә туплаган оешма. Шуңа да Яңгул авылындагы яңа мәдәният йорты төзелешен аларга тапшыру нигезле булгандыр.

“Водстрой” төзүчеләре Яңгул авылындагы яңа мәдәният йорты төзелешебелән беррәттән, Чепья хастаханәсендә, Балтач үзәк китапханәсендә, Карадуган балалар бакчасында күләмле төзекләндерү эшләре алып бара.

– 200 урынга исәп­ләнгән мәдәният йорты быелгы сезонда күләмле эшләребезнең берсе. Әлеге вакытта заманча авыл мәдә­ният йорты төзелеше тулы куәткә бара. Төп эшләр инде башкарылды. Стеналары өелде, бинага су, канализация үткәрелде, түбә ябылды, эчке эшләре һәм территорияне төзекләндерәсе генә калып бара. Алар вакытында тө­гәлләнер, дип уйлыйбыз. Шунысы куанычлы, кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә безгә район һәм авыл җирлеге зур ярдәм күрсәтә, – ди «Водстрой» ширкәте җитәкчесе Рифат Закиров.

Яңа мәдәният йортында халык өчен барлык уңайлыклар булдырылган. “Уңайлы мохит” проекты буенча баскычлар, пандуслар белән җиһазландырылган.

Ширкәтнең мактаулы хезмәткәрләре хакында "Хезмәт" газетасының 10 август санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев