Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Диванда әрәм булучы көч яки әтиләрнең дәрәҗәсен ничек күтәрергә?

Алдарак хәбәр ителгәнчә, бүген район мәдәният йортында районнардагы "Әтиләр берлеге" җәмәгать оешмаларының зона конференциясе булып үтте.

Конференциянең пленар өлешен район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин кереш сүз белән башлады.
-Без бүген бик югары тизлектә үзгәрә торган заманда яшибез. Икътисад, мәдәни-социаль өлкәләр генә түгел, гаилә кыйммәтләре, элекке традицияләр, гореф-гадәт, йолалар, әхлак тәрбиясе, әти-әнинең гаиләдәге роле кебек төшенчәләргә мөнәсәбәт тә үзгәрә.
Менә шушы шартларда оешкан тагын бер җәмәгать оешмасы - "Әтиләр берлеге"нең кирәклеге, мөһимлеге бәхәссез. Әтиләрнең гаиләдәге, җәмгыятьтәге ролен арттыру уңаеннан эшләгән эшләре дә, мөмкинлекләре дә күп. Районыбызда социаль-иҗтимагый тормышта актив булган, һәрьяктан үрнәк, күп бала үстерүче әтиләребез бик күп, аларны күрә белергә һәм шундый әйбәт үрнәк-өлгеләрне актив пропагандаларга кирәк, - диде ул.
Аннан соң чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов килгән кунакларны районыбызда балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне киметү уңаеннан эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Исәптә торучы гаиләләр белән бездә барлык җәмәгать оешмалары да, һәркайсы үз юнәлеше буенча эшли. Соңгы елларда бу сафка урам старосталары да кушылды. Күмәк эшнең нәтиҗәсе дә бар", - диде ул.
"Әтиләр берлеге" җитәкчесе Булат Зыятдинов: "Нинди оешма соң ул "Әтиләр берлеге" һәм кирәкме ул?" дигән сорауларга анализлы җавап бирде.
- Районыбызда 18е тулган һәм аннан югары яшьтәге 11560 ир-егет бар. Безнең берлектә әнә шуның кадәр кеше бар дигән сүз. Бик зур көч бит бу. Кызганычка, тулысынча файдаланылмаган энергия, күп вакытын диванда телевизор карауга исраф итүче әрәм көч бу. Һәм еш кына бала тәрбияләүгә көненә күп дигәндә ун минуттан артык вакыт таба алмаган әтиләребез алар. Бүген без туганнан балаларыбызны, бигрәк тә улларыбызны әниләре тәрбиясендә калдырабыз да, аннан унсигезе тулгач яки әле югары белем алып, гаилә кора башлагач, шул ук диванда яткан көе генә хыялланып ятабыз: "Улым гаилә башлыгы булыр", - дип. Әтиләрнең җәмгыятьтә, гаиләдә ролен күтәрәбез дибез икән, без, балаларыбызны кече яшьтән шундый итеп тәрбияләргә, иң элек үзебез үрнәк күрсәтергә тиеш". Булат Бакиевичның бык кызыклы тәкъдимнәргә бай чыгышы залдагыларны битараф калдырмады.
Шулай ук район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанованың чыгышын да зал тын да алмый тыңлады. Ул исә залдагыларның игътибарын бу җәмгыятьтә әле әниләр проблемасының да бик калку булуына җәлеп итә, аларның да гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә, бала тәрбияләүдә дә ролен күтәрергә кирәклеккә ышандыра алды. "Мин үзебезне аз эшлибез димәс идем, әмма без эшләгән эшләрнең күбесе турында кычкырып йөрергә ярамый, чөнки әхлаксызлык белән көрәшәбез, алар яшерен булганда гына нәтиҗә бирә", - диде һәм үзләренә эшләү өчен зур уңайлык тудырып, мәдрәсәнең бер бүлмәсендә "Гаилә үзәге" ачуда хезмәте кергәннәргә олы рәхмәтен җиткерде.
Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсенең өлкән инспекторы Ләйсән Шакирова исә конференциядә катнашучыларны тәртип бозып, җинаять эшләп, исәпкә куелган һәм авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән районыбызда эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Саба районы "Әтиләр берлеге" оешмасы җитәкчесе Закирҗан Бикмөхәммәтов үз чыгышында: "Балтач республикада һәрьяктан тотрыклы район, хәтта аерылышучыларның аз булуы белән дә аерылып тора. Мин унике ел җитәкчелек итә торган Саба аграр көллиятендә сезнең районнан 100гә якын бала укый, шөкер, бүгенгә кадәр берсе белән дә проблема чыкмады. Болар барысы да сездә хезмәт тәрбиясенең тиешле дәрәҗәгә куелуы нәтиҗәсе дип уйлыйм мин", - диде һәм үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.
"Республикада беренче тапкыр оештырылган мондый чараның Балтачта үтүе тикмәгә түгел, монда күпләргә өйрәнер әйбер, алыр тәҗрибә бар, - диде азактан чыгыш ясап, ТР Эш, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Ришат улы Гафаров, безнекеләргә югары бәя биреп. - Бүген бик кирәкле, эшлекле сөйләшү булды, идеяләр бик күп әйтелде, аларның барысын берләштереп, эшли алсак, нәтиҗәсе көтелгәнчә булыр".
Соңыннан район "Әтиләр берлеге" оешмасы җитәкчесе Булат Зыятдиновка район башлыгының һәм үрнәк һәм актив әтиләргә әлеге берлекнең рәхмәт хатлары тапшырылды. "Ак һәм кара" дигән гадәти булмаган мастер-класслар оештырып та сокландырдылар килгән кунакларны.
P.S. Конференциядән фоторепортаж белән иртәгә таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250