Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дмитриевлар гаиләсендә гөлләр тальян моңнарына күмелеп үсә

Оптимистик рухлы, 33 ел буе бер-берсе өчен утка да, суга да керергә әзер булган Дмитриевлар гаиләсе һәрбер көннәренә шөкер итеп яшиләр

Катнаш никах бүгенге көннең актуаль проблемасы булып торса да, аңа битараф булучылар да, язмышыңа кем язылган, шуның белән гомер корасы инде дип уйлаучылар да бар. Оптимистик рухлы, 33 ел буе бер-берсе өчен утка да, суга да керергә әзер булган Дмитриевлар гаиләсе һәрбер көннәренә шөкер итеп яшиләр. Югары Субаш авылында гомер итүче Габидә апа һәм Геннадий абый мәктәп елларыннан ук танышлар. Ун ел буе бергә укып, балачактан уйнап үскән дуслар. Мәктәптән соң да бергә булу насыйп була аларга, Әфганстанда хезмәт итеп кайткан егет Габидә апаны урлап үзләренә алып кайта һәм шул көннән Дмитриевлар гаиләсенә килен төшә. Габидә апа башка милләт кешесенә кияүгә чыгуына борчылмавын белдерә, чөнки бу җирлектә дин буенча бернинди сүзгә килүләр юк, ике якның да бәйрәмнәре уртак булып уза. Кызыгы шул, аларга никах укыла, өч балаларына да исемне имам куша. Бүгенге көндә гаетләргә мичтә чыжлатып коймак пешерәләр, пасхага гадәттәгечә йомырка буйыйлар, яфрак бәйрәмендә вафат булганнарны искә алалар. Быел беренче тапкыр качману көнендә су да коенып караган Гена абый, ошады, ди. Балаларына карата да бернинди чикләүләрсез үстерәләр. Кызлары Эльвира шушы ук авыл егете Фәнилгә тормышка чыга, икенче кызлары Альмира удмурт егете Саша белән гомерен бәйли, ә инде уллары Ленар шулай ук татар кызы Венераны үзенә яр итә.

Безнең гаиләдә катнаш никахлар бик күп. Мәсәлән, минем яктан киленнәр арасында мишәр дә, грузин да, рус та бар. Киленебезнең әнисе дә мари. Элек-электән моңа бик тыныч карадык, – ди Габидә ханым.

Бер йортта ике милләт кешесе яшәү, чыннан да, Дмитриевларда күзгә ташланмый. Ә менә өйдәге төрледән-төрле музыка кораллары, күз явын алырлык гөлләр бик  сокландыра. Геннадий абый чын иткән иҗат кешесе, мәдәният өлкәсендә 30 ел хезмәт куя ул, ә бүгенге көндә бөтенләй башка өлкәдә эшли. Шулай да һәркөне музыка белән үрелеп бара. Кайда чакырсалар, кем ярдәм сораса да булышырга гына тора ул, гомер-гомергә канына сеңгән иҗатка мәхәббәте бер генә көн дә кулына баян, кубыз, тальян, курай, гөслә алмыйча торырга ирек бирми. Нинди генә биюне башкарырга кушсалар да каршы килми ул, көйне ишетүгә аяклар үзеннән-үзе бии башлый, җан рәхәте бит ул, ди Гена абый.

Габидә апа килен булып төшкәнен әле дә хәтерли, милли ризык керәшен тәбәсе белән каршы алдылар мине, ди ул. – Кайнанамнан мин дә өйрәнеп калдым аны, хәзер инде махсус та пешертеп алалар. Юкса, бер авырлыгы да юк аның, ярты литр җылы сөткә 8 йомырка, бер аш кашыгы тоз, ике аш кашыгы шикәр комы, бер пачка коры чүпрә һәм 4 стакан он салып болгатабыз. Җылы урынга куеп, ике сәгать кабартабыз да, майланган табага салып, 45 минутка газ миченә куябыз. Пешеп чыкканнан соң, өстенә мул итеп эретелгән атланмай салабыз. Аның бөтен хикмәте дә шушы маенда инде. Ул чеп-чи майда гына булырга тиеш, – ди Габидә апа.

Габидә ханым 21 ел сыер савучы булып эшли, аннан соң лаборант, ферма мөдире вазифаларын башкара. Бүген дә тик тормый, йортлары янәшәсендә генә кияүләренең хуҗалык кирәк-яраклары сато торган кибете бар, шунда сатучылык итеп, йорт тирәсендәге бөтен эшне көйләп тора. Моннан тыш гөлләр, чәчәкләр үстерергә бик ярата. Җәен һәм көзен җиләк, гөмбә, төрле дару үләннәре җыеп, башкаларга да ярдәм итә. Ә менә кул эшләре эшләмисезме дип соравыма, әнием Гамилә 85 яшендә булуына карамастан, бөтенебезне йон носкилар белән тәэмин итеп тора, шуңа да әлегә андый эшләрне эшли белсәм дә, тотынганым юк, ди Габидә апа.

Заманында Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров һәм башка күп кенә данлыклы артистлар өзелмәгән бу йорттан. Гел кунак, музыка, ерак юллар... Иренең шундый эшенә ияләшеп, аны хөрмәт белән кабул итә Габидә апа. Бүгенге көндә дә моңнар агыла бу йорттан, бабай юлын оныклар дәвам итә. Кечкенәдән музыка кораллары белән мәш килә алар, һәр халыкның моңын тоеп, үзләренең күңелләренә сеңдереп үсәләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев