Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дмитрий Медведев Worldskills җыелма командасында уңышлар теләде

Россия Хөкүмәте башлыгы хәзер җыелма команданың нәтиҗәләре анда катнашучыларга гына бәйле, диде.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Кичә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген WorldSkills Russia милли җыелма командасында катнашучыларга юллама бирде, алар WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатында катнашачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионатның төп мәйданчыгы булачак «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә җыелма команда әгъзалары белән очрашу барышында Дмитрий Медведев WorldSkills дөнья хәрәкәте кысаларында ил ирешкән уңышларны билгеләп үтте: « < ... > без ниндидер беренче адымнар гына башкарабыз кебек тоелды. Әмма сезнең алдагылар күрсәткән нәтиҗәләр бик рухландыргыч булып чыкты. Без булдырабыз да, беләбез дә икән».

Россия Хөкүмәте башлыгы хәзер җыелма команданың нәтиҗәләре анда катнашучыларга гына бәйле, диде һәм аларга «уңышлар, максималь концентрация»не, шулай ук нәтиҗәгә ирешергә комачауларга мөмкин булган дулкынлануны җиңеп чыгуларын теләде.

«Сезгә тагын бер кат зур уңышлар телим. Сезнең өчен җан атачакбыз», - дип өстәде Медведев. Һәм чемпионат нәтиҗәләре буенча җыелма команда һәм анда катнашучыларның барысы да «теге яки бу дәрәҗәдә» җиңәр, дигән ышаныч белдерде.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills Kazan 2019