Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөньялар кичеп тә тапмассың Әнидән нурлырак җир кызын

Җиһанда янә көтеп алган күркәм көн – бәйрәмнәрнең дә бәйрәме булган Әниләр көне. Ел да ноябрьнең соңгы якшәмбесен әлеге изге бәйрәмгә багышлыйбыз. Көне дә бик уйланылып билгеләнгән, якшәмбе – ял көне

Әниләребезне тәбрикләргә, яннарына барырга, алар янәшәсендә кунак булырга я булмаса үзеңә кунакка дәшәргә иркен вакыт, шуңа күрә, ниндидер сәбәпләр табып, Әниләребезне котламый калу урынсыз.

Әлеге бәйрәм күпбалалы әниләребезне янәдән барлап, “Ана даны” медаленә тәкъдим итүләре белән дә үзенчәлекле. Әниләр көненә бер ай кала дигәндә быел бөек исемгә кем лаек микән дип уйлана башлыйсың. Шөкер, безнең районнан Татарстаныбызның олуг бүләгенә ел да ия булып торалар. Бу исә районыбызда күп балага гомер биргән Аналарның җәмгыятькә файдалы ул һәм кыз балалар үстерүләрен, күркәм гаилә тормышы алып баруларын дәлилли.

Күп бала үстерүче әниләребез авыл саен диярлек бар. Дорга авылында  яшәүче Роза Арыкова тормыш иптәше белән бергә биш бала тәрбияләп үстергән. Олы кызлары Алена инде кияүдә. Икенче кызлары Людмила техникумны тәмамлаганнан соң, Казанда “Татарстан почтасы”на эшкә урнаша. Денис уллары армия хезмәтен үтеп кайта, әти-әнисенә йорт эшләрендә булыша. Чөнки Арыковлар мал-туар, кош-корт асрап яшиләр. Татьяна исемле кызлары Казан төзелеш колледжының 2нче курс студенткасы. Вероника Чепья урта мәктәбенең 7 сыйныфында белем ала. Арыковлар гаиләсе Дорга авылында үрнәк санала. Роза ханым берьюлы ике эштә эшли – авылдагы шәхси кибеттә сату итә, Дорга мәдәният йортын җыештыра. Борис Тихонович “Активист” хуҗалыгында машина йөртүче. Хезмәт сөючән гаиләдә һәрчак аңлашып, ярдәмләшеп, бер-береңнең хакын хаклап  яшәү хөкем сөрә.

Урта Көшкәт авылында да биш балалы Нина Терентьева яши. Чепья торак-коммуналь хуҗалыгында оператор булып эшләүче иптәше Василий Степанович белән гаять күркәм гаилә тудыручылар алар. Олы уллары инде өйләнгән, ир балалары бар. Олеглары армия хезмәтеннән соң Казандагы төзәтү колониясенә прапорщик булып эшкә урнаша. Юрий әтисе эшләгән коммуналь хуҗалыкта машинист-экскаваторчы. Юлия 10нчы сыйныфта укый. Төпчек малай – Василий 7 сыйныфта белем ала. Нина Николаевна үзе “Дуслык” җәмгыятендә ферма мөдире. Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе, “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале иясе. ”Ул нәкъ тә менә авыр чакта синең хәлеңә керүче, ярдәм кулы сузучы кеше дә инде” диләр аның турында. Ана буларак та гаҗәеп кайгыртучан, бала җанлы, миһербанлы.

Һәр бала Анага кадерле,  дибез. Һәр Ана да балаларына кадерле булса иде! Шушы бәйрәм көннәрендә җәмгыятебездә аналарга карата кадер-хөрмәтнең чиксез булуын күрсәтә һәм Ана күңеленә сеңдерә алсак иде.

Көшкәтбаш авылында гомер кичерүче Гөлсимә ханым Шәйхетдинова 6 бала үстергән: 3 егет, 3 кыз. Бүгенге көндә балалар әниләренә рәхим-шәфкать күрсәтеп, кадерен белеп, Ананың хәер-фатыйхасы белән бәрәкәтле гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне