Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Догалы нигездә үрнәк гаилә. Кемнәр алар дисезме? (фото)

"Аллаһы Тәгалә сезнең сурәтегезгә һәм малыгызга карамас, бәлки куңелегезгә һәм гамәлләрегезгә карар", диелә хәдистә.

Үзләрен бар кылган, көндәлек нигъмәтләрен биреп, тәрбияләп торган Бөек Затны танымаган, кире каккан, шуңа каршы көрәш алып барган динсезләр, үз эшләрен ләззәтләнеп башкарган чуалчык заманда, һәр авылның,  Аллаһы Тәгаләне танып, биргән нигъмәтләренә шөкер итеп, үз авылы халкы өчен шыпырт кына дога кылып яшәгән тәкъва кешеләре булган.
Безнең Сәрдек авылында да Зиатдин бабай, аның улы Гыймран бабай да имамлык вазифасын, замананың усал жепләре тимәслек итеп, бәла- казаларны ияртмәслек итеп, Аллаһы Тәгалә белән ике арадагы жепне ныгытып, акыл белән динне саклап кала белгәннәр.
Менә шушы йортка, Пыжмараның күпбалалы гаиләдә эш белән пешеп үскән, үтә дә уңган-булган жиңел гәүдәле, янып торган Дания исемле чибәр кызны, төп йортка, әти-әни янында калган Рашат килен итеп төшерә.
Ул чордагы колхоз эшенең күплеген, авырлыгын хәзерге кеше күзалдына да китерә алмый. Фермада бөтен эш кул белән башкарыла, бернинди шартлар юк. Техника белән эшләүчеләргә дә көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә.
Дания апа фермада, Рашат абый комбайнда хөкүмәт бүләкләренә ия булырлык итеп эшлиләр. Шул ук вакытта өйдә олыларны тәрбиялисе, балалар бер-бер артлы туа, абзарда мал-туар күп, бакчада бәрәңгесен, яшелчәсен үстерәсе...
Балалар дигәннән, аларга башка балалар кебек, туп тибүләр, чана шуулар әз эләкте. Кечкенәдән үз эшләре билгеле булды, тәрбия шундый иде. Таләп каты булды: эшегезнең нәтижәсе күренсен. Тырышкан кадак кагар, ди халык, хезмәт белән үскән балалар, кайда да югалмаслык тәрбия алдылар. Әби-бабайларны тәрбияләп озатканга да инде шактый вакыт үтте.
Кечкенә чагында, абыйларына "абыем” дип үскән Разифа Чепьяда үзе 4 малайлы Сабировлар гаиләсенә килен булып төшеп ире Илдар белән ике ул, бер кыз үстерәләр.

Догалы нигезнең үрнәк гаиләсе хакында тулырак "Хезмәт" газетасының бәйрәм саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев