Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөнья бәһасе кеше иде...

8 июнь көнне Борнак иленең яраткан кызы, җирле җитәкчеләрнең киңәшчесе, авыл халкының җан дусты, һәркемгә игелекле шәхес Рәшидә Гыйләҗетдин кызы Сәләхетдинова 72 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Табигать тә үзгәрде ул көнне, суытты, җанны өшетте...

Рәшидә Сәләхетдинова Борнак иле кызы, 1951 елның 16 ноябрендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе Разия үтә дә чибәр ханым була, зәп-зәңгәр күзле, озын толымлы... Кызына иптәшкә Рәис исемле ул да алып кайта. Рәшидә энесе Рәис белән туган авылының тәмле чишмә суларын эчеп, урамнарында уйнап үсә, гаять акыллы, башлы бала була. Әмма авыл мәктәбендә сигез сыйныф белем алганнан соң, аңа туган колхозында сыер савучы булып калырга туры килә. Үкенми, Рашидә, бар көчен, тырышлыгын Чапаев исемендәге колхозны алга җибәрүгә багышлый. Комсомолның ялкынлы еллары! Чапаев исемендәге колхозның сыер савучы кызлары уңыш арты уңыш яулый, хезмәттә дә, җәмәгать эшләрендә дә беренчеләр, активлар. Рәшидә үз эшен дә ялт итеп алып бара, иптәшләренә дә булыша, шул ук вакытта оештыру эшләрен дә барлый. Авылдагы бер генә мәдәни чара да аннан башка узмый, концертын да куя, театрында да уйный. Кызның сәләтен, талантын, кешеләргә ярдәм итә белү осталыгын, барыннан да бигрәк зиһенле икәнлеген күрәләр һәм аны берничә чакырылыш район советы депутаты итеп сайлыйлар. Депутат булып торган елларда Рәшидәнең авыл өчен янып яшәве тагын да ачык чагылыш таба, төрле социаль-мәдәни объектлар, юллар, йортлар төзелешен җирле җитәкчелек белән бергә ул башлап йөри, авыл кешесенең гозерен бервакытта да аяк астына салмый.

– Рәшидә апа гаҗәеп кеше иде, – ди хәзерге «Борнак» җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов. – Зур шәхес иде ул. Һәрбер эшнең башында торды. Аңардагы зиһен, фикерләү сәләтле бик көчле иде. Мин үзем 1993 елда эшли башладым. Ул чакта Рәшидә апа профсоюз җитәкчесе иде. Һәрбер кешене хезмәткә рухландыра, көйли белде. Җитәкче бик нык орышып чыгарса, ул кешенең янына килә, хәленә керә, ашыгыч карарлар кабул итмәслек төпле киңәшләр бирә иде. Аңарда авырлыклар алдында калган кешене кыерсыту дигән начар гадәт булмады, ул һәрвакыт авыл кешесен яклады һәм саклады. Авылның яшәеше өчен, авылны саклап калу өчен, яшьләрне авылда калдыру өчен җиң сызганып тырышты. Бар булганына сөенеп, янып йөргән ханым иде. Аны югалту барыбыз өчен дә бик авыр булды. Һәрнәрсәне көйләп-җайлап торучы иде бит ул безнең... Әлеге язмабыз рухына дога булып барып ирешсен, караңгы гүрләрен якты, урыннарын оҗмах түрләрендә итсә иде.

Рәшидә апа авылның гаять тә уңган, булдыклы кешесе Әхмәт исемле егеткә кияүгә чыга, Әнәс исемле үзләре кебек үк уңган, акыллы ул үстерәләр. Бүгенге көндә уллары Әнәс Биектаудагы «Элита» оешмасында җитештерү бүлеге җитәкчесе булып эшли. Кызганыч, Әхмәт абый озын гомерле булмый, 40 яшендә бакыйлыкка күчә.

Рәшидә апаның авылда Вәсилә исемле туганы бар, аларның әниләре бертуган. Энесе Рәис моннан ике ел элек вафат булган.

«Яралар яңа әле, иртәгә җидесен укытырга торабыз, – дип күз яшьләрен сөртә Вәсилә Нәкыйпова. – Туган гына түгел, якын дус та иде. Фермада эшләгән елларда ул сыерлар сауды, мин лаборант идем. Эштән соң да серләшергә миңа килә иде. Ул авылның аргы башында, мин бирге башында. Шундый да ярдәмчел иде, кемнәргә генә ярдәм итмәде... Соңгы көннәрендә урын өстендә килеш тә шалтыратучыларга киңәш биреп ятты әле. Бик яратты авылны. Авылдагы йортлар, фермадагы дүрт рәтле абзарлар ул депутат чакта төзелде. Әле Рәфкать Нәкыйпович килгәч кенә яңарта башладылар, аңарчы бар да Рәшидә заманындагы килеш торды. Олыгайган көннәрендә дә чараларда актив катнашты, башлап йөрүче иде. Уйламыйча бер эшкә дә тотынмады. Авылны яшәтер өчен тырышты. Авырды шул, авырды. Ике чире дә дәвалап булмастайга әйләнде. Медицинаның да ярдәме тимәде. Инде җаны тынычланып, рухы шат булып ятсын. Бик яраткан туганыбыз, кадерле кешебез иде. Күңелебездән мәңге китмәс...»

Яхшы кешеләр китә... Бу дөньяда якты эзләре, кылган игелекле гамәлләре кала. Эшкә батыр, сүзгә тапкыр, юл ярып барган Рәшидә апаны да Борнак иле мәңге онытмас! Хуш, Рәшидә апа, тыныч йокла!

«Борнак» җәмгыяте җитәкчесе һәм идарә хезмәткәрләре, барлык авыл халкы мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашып, күркәм сабырлыклар тели.

 

Фото: гаилә арвхивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу сүзе