Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Доргада җыен яки “Хезмәтенә күрә хөрмәте” (+фото)

7 нче февральдә Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов катнашында Дорга авылында халык җыены узды.

Анда авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, старосталар, Дорга, Кургем, Кускем авыллары халкы катнашты. Көн тәртибенә авыл җирлегенең 2018нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты тыңланды һәм 2019нчы елга бурычлар билгеләнде. Катнашучылар 2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар. Участок вәкиле Эльдар Сәгтдинов районда һәм авыл җирлегендә тәртипнең торышына отчет бирде. Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов 2018 нче елга Балтач муниципаль районы эшчәнлеге буенча чыгыш ясады.

Җыеннан соң мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган, Дорга авылының бик хөрмәткә лаек хезмәт верераннары Шакаев Герман Иванович һәм аның тормыш иптәше Мария Ивановнага багышланган “Хезмәтенә күрә хөрмәте” дигән кичә үтте. Герман Иванович гомер буе “Активист” хуҗалыгында механизатор, Мария Ивановна терлекчелектә эшләгән гаилә. Бүгенге көндә уллары Вячеслав һәм киленнәре Елена, оныклары белән бик матур яшәп яталар. Вячеслав авыл халкыннан сөт җыя, халыкка сәүдә хезмәте дә күрсәтәләр.

Илзия Нәҗипова.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык җыены