Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ДОСААФ патриоты

Гомере буе бер өлкәдә эшләп, хезмәтенә тугры калган кешеләрне бүгенге яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Хәзерге буын яшьләренең эшендә аз гына авырлыклар яки каршылыклар килеп чыктымы, икенче эш урыны эзли башлый. Ә менә ДОСААФ оешмасын озак еллар җитәкләп, аңа үзгәреш җилләре тигәндә дә ташламаган, ә киресенчә үстереп, икенче сулыш өргән Рафаэль...

Россиядәге иң эре иҗтимагый оешмаларның берсе булган ДОСААФ бүгенге көндә үзенең икенче туган чорын кичерә. Моннан 20 ел элек, Советлар Союзы юкка чыкканнан соң, бигрәк тә 90нчы елларда, яшьләргә "патриот" булу модада түгел, дип алардан сәүдәгәрләр буыны әзерләргә теләүчеләр күп була. Илдәге көчле оешмаларның дәрәҗәсе төшә, автомәктәпләр һәм техник түгәрәкләр юкка чыга, аларның материаль-техник базалары таркатыла, кайберләре коммерция структураларына бирелә. Ләкин Балтачыбызда ДОСААФ булды һәм булачак. Чөнки аның җитәкчесе буыннардан-буыннарга патриотик хиснең нәрсә булуын аңлата белә. Техникага җайлашкан заманада һәрбер кеше руль артына утыруны максат итеп ала, ә Балтач автомобиль мәктәбе бу юнәлештә дә уңышлы эшләре белән горурлана, чөнки елына якынча 500 кешене правалы итә алар, картинг, мотокросс буенча оештырылган эшләр, җиңүләр... боларның һәммәсенең башында Рафаэль Саттарович тора.

60 яшенә аяк баскан көннәрендә әлеге шәхеснең биографиясе белән кызыксынып, аның тормыш йомгагын сүтәм. Һәрбер җирдә патриотларча горур булып ДОСААФ сүзе тора. Әйе, соңгы елларда патриотизм турында күп сөйләнелә. Әмма, сөйләнү генә аз, эшләргә дә кирәк. ДОСААФ оешмасы нәкъ менә шушы яшь гражданга үз максатларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә тиеш тә инде. Рафаэль Саттарович та тиеш дип кенә калмый, ә эшли, ирешә һәм башкаларга үрнәк була белә. Үз эшен ул улы Рафилгә дә өйрәтеп, дәвамчысын да илгә-көнгә файда китерерлек шәхес итте. Республиканың ДОСААФ оешмасы җитәкчелеге Балтач оешмасының уңышларын, казанышларын күреп, Кукмара ДОСААФ автомәктәбе белән җитәкчелек итүне дә Рафаэль Саттаровичка йөкли. Чөнки алар оешма белән тәҗрибәле, таләпчән шәхес идарә иткәнен югары бәяли. Ирешкәннәре алдында тукталып калырга өйрәнмәгән юбилярыбыз бу юлы да тәвәккәлли һәм җитәкчелек дилбегәсен ике районда да үз кулына ала. Һәрвакыт уку-укыту һәм материаль-техник базасын яхшырту, белем бирүнең яңа ысулларын эзләү, укытуның сыйфатын яхшырту, территорияне төзекләндерү, бинаны заманчалаштырып ремонтлау өстендә зур эшләр башкара. Ә бит кайчандыр ул болар хакында бары хыяллана гына...

... 1957 елның яз башында Салавыч авылында туа ул. Гомере буе сайлаган хезмәтенә тугры булган кебек, туган авылын да ташлап чыгып китми, әле дә булса салавычлыларның олуг хөрмәтен казанып яши. Тормыш иптәше Гөлзидә ханым белән бер ул, бер кыз үстереп, оныклар сөйгән чорлары.

Рафаэль Саттарович укырга бик ярата. Мәктәп бусагасын атлап чыккан егет башта Казан автотранспорт техникумын, ә аннан соң Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлый. Гел эзләнүдә, ниндидер яңалыклар ачарга яраткан егет 17 яшьлек вакытында самолеттан парашют белән сикереп карый, шул ук яшендә шофер таныклыгына укып, машина йөртү серләренә дә төшенә. Күктән җирне күреп, очкан мәлдә алынган хис-тойгылар юбилярыбызны гомере буе озата бара. Яшь җилкенчәк егет өчен бу олуг җиңүләрнең тәүгесе була. Чын патриотларга хас җаваплылык белән ул Ватан алдындагы изге бурычын да үтәп кайта һәм бүгенге көнгәчә елның бер көнендә ул гадәттәгечә солдатка әйләнә. Чөнки Хәрби-десант гаскәрләре көнен районыбыз ел да гөрләтә, юллы-юллы тельняшка кигән райондашларыбыз өчен бу көнне һәркем сөенә, аларның бәйрәмен уртак итә.

Армиядә хезмәт итеп кайткач, Рафаэль Саттаровичны ДОСААФка инструктор-методист буларак эшкә алалар, ә өч елдан инде ул рәислек вазифасын үтәп, бу чорда үткәрелгән социалистик ярышларда районның ДОСААФ оешмасын призлы урыннарга чыгара. Киләчәктә дә җиңүләр көттерми һәм алар белән бергә Рафаэль Саттаровичның да хезмәтен күреп, төрледән-төрле Мактау таныклыклары, билгеләр, медальләр тапшыралар. Ә соңгы тапкыр күкрәгенә тагылган орден белән юбиляр бигрәк тә горурланадыр, чөнки ул II дәрәҗә "Хезмәтләре өчен" ордены. Һәм әлеге истәлекле вакыйга быелның гыйнварында гына була. Уйлап карасаң, 60 яшьтә инде лаеклы ялга чыгу вакыты җитә, шушы чорда үзеңнең тормышыңда эшләнгән эшләргә йомгак ясала, эшләнми калганнары тагын бер кат күңелне тырнап уза. Ләкин Рафаэль Саттаровичның эшләнмичә калган эшләре юктыр, 17 яшеннән горур лачындай күктән җирне күзәткән егет тормыш авырлыкларын да парашюттан сикергәндәй генә үткәндер кебек тоела. Һәрбер эшнең үз нечкәлекләре, авырлыклары була, ләкин кулыңны йодрыкка кысып мин булдырам дип тотынганда нәтиҗәсе дә горурланып, киләсе җиңүләргә этәргеч бирердәй була шул. Һәм әлеге алымнарга күпләр һичшиксез Рафаэль Саттаровичтан өйрәнә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250