Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт бабам да Ватан сакчысы

Сугыш... Бу сүздә күпме күз яше, сагыш һәм дәһшәт. Бөек Ватан сугышы турында без әби-бабайлардан ишетеп һәм кинофильмнардан күреп кенә беләбез.

1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Әлеге канкойгыч сугышка минем дүрт бабам китә: Шиһабетдин, Гыйматдин, Шафигулла һәм Якуп бабамнар. Икесе әтием, икесе әнием ягыннан. Алар үз алларына Ватаныбызны сакларга, дошманнарны илебезгә кертмәскә дигән максат куялар.

Әлеге язмамда мин ике бабама киңрәк тукталам. Бер бабам- Гайфетдинов Гыйматдин Гайфетдин улы. Ул 1902 нче елда Түнтәр авылында туа. Бабам, Әсмабикә әбием белән гаилә корып, өч бала - Разыя, Миннехак һәм Тәлгатьне тәрбиялиләр (Тәлгать- минем әтиемнең әтисе). Тик бабамны 1941 нче елның 24 нче августында фронтка алып китәләр. Әбием өч баласы белән тол кала. Бабам Сталинград сугышында катнаша.Ул батырларча һәлак була һәм туган ягына әйләнеп кайта алмый. Миңа карт бабам турында әти-әнидән, әбиләремнән ишетеп кенә беләм. Мин аның белән нык горурланам!

Тагын бер карт бабам- Заһретдин улы Шиһабетдин 1917 нче елның 23 нче ноябрендә Түнтәр авылының серле Шүрәле тыкрыгында туа. Ул минем әниемнең бабасы. Армия яшенә җиткәнче туган авылында яши, укый, эшли. 1938 елның мартында Совет Армиясе сафларына алына. Ул Владивосток шәһәрендә хезмәт итә. Анда 3 ел хезмәт иткәннән соң, бик сагынса да, туган авылына кайта алмыйча кала, чөнки 1941 нчеелның июнендә дәһшәтле сугыш башлана. Шулай итеп, бабам сугышка керә. "Сугышта күргәннәрне сөйләп тә, аңлатып та бетерергә мөмкин түгел",- дип искә ала торган булган бабам. Ул Җиңү көненнән соң да тиз генә кайта алмый. Илебезгә Япон самурайлары яный һәм бабама аларга каршы сугышта да катнашырга туры килә. Ниһаять, 1946 нчы елның август аенда гына исән-имин туган авылына кайтып җитә. Туган авылыннан чыгып киткәненә инде 8 ел була! 1947 нче елда бабам Виноград авылы кызы Рәбига белән тормыш кора һәм алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Илдә тыныч, ләкин сугыштан соңгы авыр еллар башлана. Һәркем җилкәсендә ятим, ярлы тормыш, ә яшәргә, көн күрергә кирәк. Тормышны яхшырту, илне торгызу өчен фронтовикларның һәрберсе батырлык үрнәге күрсәткән. Шул исәптән, минем бабам да. Шиһабетдин бабам 2002 нче елда вафат була.

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Мин дүрт бабама да олы рәхмәтле. Алар илебез күкләрен саклаучы, киләчәк буынга матур тормыш бүләк итүче ир-егетләр булганнар. Минем өчен алар - чын Ватан сакчылары.

Таңсылу Гыйматдинова,
Түнтәр урта мәктәбе укучысы.
Фото: ladyclubdv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250