Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт килен-килендәш (+фоторепортаж)

Әлеге язмам авыл җирендә мал-туарын асрап, йорт җиткезеп, авылыбыз балаларын һәм халкын аң-белемле, иҗади итүдә үз көчләрен күп керткән Галиәхмәтовлар гаиләсе турында.

Кошлар булып кундык бер ояга, 
Бер сукмактан суга атладык.
 Дүрт килендәш серне уртак иттек, 
Ир хакларын бердәй хакладык.

Табигатьнең бик матур урынында урнашкан Кенәбаш авылында эшчән һәм тырыш халык яши. Районыбызның башка авылларындагы кебек бездә дә яшьләр авылда калмыйча, читкә китеп урнашу ягында. Шулай да араларында искәрмәләр дә бар. Әлеге язмам авыл җирендә мал-туарын асрап, йорт җиткезеп, авылыбыз балаларын һәм халкын аң-белемле, иҗади итүдә үз көчләрен күп керткән Галиәхмәтовлар гаиләсе турында.
Кәүсәрия һәм Мансур Галиәхмәтовлар дүрт малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалар әти-әни канаты астында үссә дә, һәркайсы эшкә уңган-булган аларның. Бүгенге көндә инде әлеге нәселнең оныклары да үсеп буй җитте, кайберләре әти-әни булды. 

Гаиләдә бердәнбер кыз – Зилә үсеп буй җиткәч тә туган авылыннан китми, тормышка да бер урам аша гына яшәүче Рәдифкә чыга. Төп йортка килен булып төшеп, аның җылысын да, нурын да саклауга бар көчен куя ул. Олысын да, кечесен дә хөрмәт итеп, барсына да бердәй ягымлы була белә. Узган ел Ана даны медале белән бүләкләнеп, чыннан да уңган-булган хатын да, әни дә икәнен дәлилләде ул. Мансур абыйның вафатыннан соң сыңар канат белән калган Кәүсәрия апага балалары олы терәк булса да, кыз белән ана арасындагы күзгә күренмәс җепләр Зилә апа белән әнисе арасында да нык. Бүгенге көндә биш балага, бер оныкка кадерле һәм хөрмәтле әни булып яшәүче Зилә ханым инде күп еллар авылыбыздагы мәдәният йортын җитәкли. Аның белән кулга-кул тотынып эшләүче киленнәре Энҗе апа исә, китапханәче. Бер нәселнең ике дәвамчысы авыл халкын мәдәни чаралар белән сөендереп, кызыклы китаплар белән аң-белем дәрәҗәсен күтәрә. Энҗе ханымның тормыш иптәше Азат абый инде менә чирек гасыр Кенәбаш башлангыч мәктәбендә белем бирә. Коллективта карап торган бердәнбер ир-егет ул, өстәвенә оста баянчы һәм җырчы да. 2016 елдан авылыбыз зиратын карап, тәртиптә тотуы белән дә авылдашлары хөрмәт итә үзен. Икесе дә тырышып хезмәт куеп, иске генә йортта башлаган тормышларын тазартып, мәһабәт өй салып чыктылар, ике ул һәм бер кыз үстереп, аларны үз үрнәкләрендә тәрбияләргә тырышалар. Уллары буй җитеп, инде кул арасына керсә дә, кызлары Асылъяр әле беренче сыйныфны гына тәмамлады, әти-әни өчен тәмле дә, назлы да төпчек кыз ул. Азат абыйның бертуганнары Айрат, Марат төзелештә, ә энеләре Айдар ындыр табагында хезмәт куя. Ә менә дүрт килендәшнең дә ниндидер уртак яклары күп. Сосна авылыннан тау башында урнашкан Кенәбашына килен булып төшкән Энҗе апа китапханәдә эшләүдән тыш шигырьләр яза. Марат абыйның тормыш иптәше Фәридә ханым да хис-кичерешләре белән шигъри юллар аша бүлешә. Берничә ел авылда яшәп, бүгенге көндә шәһәрдә төпләнгән әлеге гаиләне күршеләре әле дә мактап телгә ала. Тәрәз төбе саен шаулап чәчәк аткан гөлләре, йорт җирләренең чиста-пөхтә булуы да бу гаилә турында күпне сөйли. 

Арбор авылыннан Галиәхмәтовлар гаиләсенә килен булып төшеп, Айрат абый белән тормыш юлын бәйләгән Ильмира ханым исә бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында рус теле укытучысы. Бүгенге көндә әлеге гаилә Таузарда яши. Биредә алар иске йорт сатып алып башта шунда торсалар, соңыннан төзелеш арты төзелеш алып барып, хан сараедай бик матур йорт җиткезделәр. Икесенең дә уртак киләчәк өчен җан атулары, кызларына матур тормыш бүләк итәргә тырышуларының нәтиҗәсе дә бу. Ә инде төпчек килен Ләйсән Кенә мәктәбендә хезмәт куя. Тормыш иптәше Айдар белән Кенәбаштагы төп нигезне ныклы итеп тота. Заманадан артта калмый алар да йортны яңартып, балалары белән шунда гомер итәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: килендәшләр