Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Дулкыннарда Балтач радиосы»

85 елга якын тарихы булган радио коллективы бүген традицияләргә тугры калып, гел дә яңалыкка омтылып яши.

7 май – Радио көне. Әлеге көн 1945 елда – Советлар Союзында радионы уйлап табуның 50 еллыгын билгеләгәндә рәсми теркәлгән бәйрәм. Бүген ул бездә генә түгел, Беларуссиядә, Әрмәнстанда, Кыргызстанда да киң билгеләнә.
Район халкын атнага ике мәртәбә эчтәлекле тапшырулар белән сөендерүче «Кайтаваз» радиосы коллективы традицияләргә тугры калып, гел дә яңалыкка омтылып яши. Радио директоры Гөлйөзем Маннапова, тавыш режиссеры Рафил Шакиров, журналист Илзирә Гыймадиеваның уртак тырышлыгы белән әзерләнгән бер сәгатьлек тапшыру кысаларында балтачлылар район хәлләре белән таныша, кызыклы әңгәмәләр тыңлый, җыр-моң дөньясында ял итә, туган көн ияләренә юлланган иң ихлас теләкләрне тыңлап хозурлана.

Тарих битләренә күз салсак, 70 елларда радиотапшыруларны Нурия Галләметдинова алып барса, 1972 елдан башлап әлеге вазыйфа Нурулла Галиевка йөкләнә. Бу чор Балтач радиосының данлыклы еллары булып тарих битләренә кереп кала. Мәгълүм сәбәпләр белән радио бер чор үз эшчәнлеген туктатып тора. Энергияле яшь белгеч Рамил Шакиров аңа кабат җан өрә. Соңрак эстафетаны радионың бүгенге җитәкчесе Гөлйөзем Маннапова кабул итеп ала. Инде ул елларга да 23 ел вакыт узган.

– Беренче эшкә килгән көнем әле генә кебек. Әмма инде ике дистә елдан артык вакыт узган. Шулай да микрофон артына утырган саен үземдә дулкынлану сизәм. Әйтерсең, һәр чыгышым тәүгесе кебек. Бу шулай булырга тиеш тә. Бәйрәм көнендә безне яратучы, һәр тапшыруыбызны зарыгып көтеп алучы тыңлаучыларыбызга олы рәхмәтемне ирештерәсем килә. Алар булмаса эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе дә булмас иде. Җирлекләргә тапшырулар әзерләргә чыккач, танып эшдәшүләре, рәхмәт белдерүләре тынгысыз хезмәтебезгә иң олы бәя, миңа калса, – ди Гөлйөзем Салиховна.

Күпме язмышлар, гыйбрәтле тормышлар белән очрашып, аларны райондашларыбыз игътибарына тәкъдим итүче, төрле яңалыклар, закондагы үзгәрешләр белән вакытында таныштырып баручы, бер сүз белән әйткәндә Балтач халкына армый-талмый хезмәт итүче «Кайтаваз» радиосы коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә иҗади уңышлар, карьера үсеше, әле тагын бик күп еллар балтачлыларны матур тавышлары, кызыклы чыгышлары белән сөендереп торуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайтаваз” радиосы радио көне