Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дуслар, әйдәгез бергәләп Кәримнең хыялын чынга ашырыйк!

Бүген Кәримнең туган көне – 4 яшь тула. Әйдәгез, әлеге баланың хыялларын чынга ашыруда үзебездән дә көч кертик.

Оныгыбыз Кәримгә ярдәм кирәк иде, аның хакында да яза алмассызмы, дигән мөрәҗәгать белән чыкты безгә райондашыбыз Вероника Сабирова. Әлбәттә, без мондый гозергә җавапсыз кала алмадык.

– Кәрим гаиләдә беренче балабыз. Бәбәйләү процессы бик авыр һәм озак булды. Минем ул көнне, ягъни 2018 елның 22 мартын хәтта исемә дә төшерәсем килми, куркыныч төш кебек тоела. Балам туганнан соң тавыш бирмәде, еламады, зәп-зәңгәр иде, табиблар сабыем сулап китсен өчен тырыштылар, ул вакытта үзем дә күп кан югалттым, алай да баламны шундый хәлдә күрү үземнекен дә оныттырды, – дип искә ала Аделина Гобәйдуллин.

Кәримне шул ук төндә Республика балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) алып китәләр. Аделинаның үзен хастаханәдән дүрт көннән соң чыгаралар һәм ул баласы янына ашыга. Кәрим башта реанимациядә ике атна ята, аннан соң патологияле сабыйлар (ОПН) бүлегенә күчерелә. Хәле уңайлангач, аларны өйләренә кайтаралар, тик табибларга күренеп торырга кушалар. Әти-әни баланы ай саен хастаханәгә йөртә, табиблар кушкан дәвалауларны, массажларны үтәләр. Сабыйга бер яше тулганчы ук балалар церебраль параличы (ДЦП), спастический тетрапарез диагнозлары куела. Әлбәттә, яшь әти-әни үзләре дә балаларының сәламәтлегендәге тайпылышларны күрми калмый. Баланың яшьтәшләре белән чагыштырганда үсеше соңлап баруына, ягъни аның мөкәйләмәвенә, утырмавына, тотынып басып тормавына игътибар итә алар. Табиблардан ишеткән диагноз никадәр генә авыр булса да, Аделина белән Раил өметләрен югалтмый һәм Кәримне ДРКБга төрле реабилитацияләргә йөртә башлыйлар, дүрт ай чагында сул як ботындагы гемангиоманы бетерү өчен лазер алалар, җиде айлык чагында сабыйның башына операция ясарга кирәклеге билгеле була. Аның баш сөягенең тышкы ягына киста (доброкачественная дермоидная киста́) үскән була. Туганнан алып бүгенгә кадәр Аделина белән Раил Кәримне аякка бастыру, аның сәламәтлеген яхшырту өчен бөтен яклап та тырыша, Казаннан тыш, Мәскәүдә дә, Кырымда да дәвалану курслары алалар. Аларның нәтиҗәсен дә күрәләр, бүгенге көндә Кәрим мөкәйләп йөри, сөйләшә, үзе ашый ала. Яшьтәшләре кебек йөрисе, уйныйсы, йөгерәсе дә килә сабыйның, ләкин акча җитмәү, дәвалануларның кыйммәтләнә баруы куйган максатларына ирешүдә төп киртә булып тора. Бүгенге көндә гаилә Пенза шәһәрендәге «Адели-Пенза» физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә реабилитация үтү өчен акча җыя башлаган, биредә Казанда булмаган дәвалау төрләре дә бар икән. Үз көчләре белән генә алар улларын аякка бастыра алмаячакларын аңлап, райондашларыбызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Алар яхшы кешеләр барлыгына һәм алардан ярдәм буласына ышана.

Бүген Кәримнең туган көне – 4 яшь тула. Әйдәгез, әлеге баланың хыялларын чынга ашыруда үзебездән дә көч кертик.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Сбербанк 5228600584353637, Тинькофф 5536914098604998 (карталар Кәримнең әнисе Аделина Ниязовна исемендә).

"Хезмәт" газетасы журналисты Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев