Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дуслары онытмый

Узган көздә алып батырдай егетебез 34 яшендә арабыздан китеп барды. Ләкин ул, кыска гына гомере эчендә, күңелләребездә үзе турында бары тик якты хатирәләр генә калдырды.

1977нче елның 26 октябрендә районыбызның Салавыч авылында дөньяга килгән Айрат яшьтән үк спортны үз итә. Мәктәп елларында ук гер, штанга, армспорт, татарча көрәш ярышларында матур күрсәткечләргә ирешә. Бу уңышлары аны республика, Рәсәй ареналарына алып чыга. Республикабызның төрле дәрәҗәле ярышларында, 1997нче елда Азов шәһәрендә Бөтенрәсәй җәйге авыл уеннарында җиңүләр Айрат Зыятдиновка Рәсәйнең спорт остасы исемен бирә.
Вафатына елдан артык кына вакыт узуына карамастан, аның яшьлек дусты, бүгенге көндә Балтач районара юл төзү идарәсендә мастер булып эшләүче Азат Борһанов үз иганәчелегендә Айрат истәлегенә инде икенче турнирны оештырды. Бәйрәмчә бизәлгән Салавыч мәдәният йортына мәрхүмне үз иткән танылган спортчылар, дуслары, хезмәттәшләре җыйналган иде. Килгән спортчыларны, кунакларны котларга, истәлекләре белән уртаклашырга сәхнәгә район спорт бүлеге башлыгы Р.Заһидуллин, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Р.Насыйбуллин, «Хыял» яшьләр үзәге директоры А. Вәлиев, ярышларның төп иганәчесе А. Борһанов, мәрхүмнең бертуган энесе Әлмәттән кайткан Марат күтәрелде. Ярышларга бик мулдан әзерләнгәннәр иде. Ул бүләкләрнең күплеге... Һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләргә бирелгән бүләкләрдән тыш, махсус әзерләнгәннәре дә хәйран иде. Азат әфәнде Маратның үзенә, мәрхүмнең әнисе Нурия ханымга, сеңлесе Гүзәлгә дә үзенең бүләкләрен тапшырды. Марат та буш кул белән кайтмаган. Үзе белән алып кайткан микродулкынлы мичләрне абыйсының остазы - халыкара класслы спорт мастеры Әлфия Зыятдиновага, ярышларның иң яшь спортчысы, авылдашлары Илгизәр Мөхәрләмовка, турнирның абсолют батыры, Шеңшеңәрдән Ранил Гыйззәтуллинга тапшырды. Ярышларның башында торучы Айдар Вәлиев исә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге исеменнән Азат әфәндегә символик касә бүләк итте. Хөкемдарлар да читтә калмады. Җиңүчеләргә килгәндә, ир-егетләр арасында А.Зыятдинов (65 кг.), Р.Шәфигуллин (75 кг.), Ф. Шакиров (85 кг.) - өчесе дә Тукай исемендәге хуҗалыктан, Р.Гыйззәтуллин (Шеңшеңәр җирле үзидарәсе, 95 кг.), Р.Шәймөхәммәтов (Тукай исем., югары үлчәүдә); хатын-кызларыбыз арасында З. Апанова (Салавыч җирле үзидарәсе, 60 кг.), Г. Гарифуллина («Балтач» спорткомплексы, 70 кг.), Э. Галимуллина (Тукай исем. 80 кг.). Команда нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны Тукай исемендәге хуҗалык, Салавыч авыл җирлеге, «Хыял» яшьләр үзәге спортчылары бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250