Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дусларыгызны бүген “Дуслык көне” белән котларга онытмагыз (видео)

Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала.

Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ менә шул яклардан килгән гадәт. Рәсми рәвештә дуслык көне 2011 нче елда кабул ителгән.

Документларда язылганча, халыклар, илләр, аерым кешеләр арасындагы дуслык татулык урнаштыруга рухландыра ала һәм төрле җәмәгать вәкил-ләре арасында күпер салырга сәләтле. Моннан тыш, халыкара дуслык кө-ненә тагын бер бурыч йөкләнә. Ул да булса, яшьләрне җәмәгать эшләренә тарту, төрле мәдәниятне хөрмәт итүгә юнәлдерү. Бүгенге көндә дөньяның күп илләрендә дус һәм бер-береңә карата сабыр булырга өндәүче чаралар үткәрелә.

Нәрсә соң ул дуслык? Бу сорауга күп төрле җавап бирергә була. Дуслык - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң самими, иң күркәм бер төре. Ул ихтыяҗлар, карашлар, фикерләр уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итүгә нигезләнгән мөнәсәбәт. Дуслыкның кызлар, егетләр дуслыгы, халыклар, туганнар дуслыгы, профессиональ, сәяси дуслык, ки-тап белән, табигать белән дуслык кебек төрләре аерыла.

Дуслык - теләсә нинди байлыктан, алтын-мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала. Янәшәңдә якын дусларың булганда, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җиңеп булмастай кыенлыклар да артта кала.

Ә Сезнең өчен дуслык нәрсә ул? Фикерләрегезне языгыз.
Фото: http://blagoveshensk.bezformata.ru/listnews/mezhdunarodnij-den-druzej/12083622/
Видео: http://vk.com/video?gid=7350131&z=video-7350131_113568743%2Fclub7350131%2Calbum-7350131

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250