Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Дусларым күп, мин ялгыз түгел»

"Олы дөнья" белән бәйләнеше өзелүдән курыккан егет инде район, республика чикләрен үтеп, Рәсәй шәһәрләрендә булырга, бик күп яңа дуслар табарга өлгерә. Рәсәй күләмендә яулаган җиңүләре дә бар. Иң мөһиме: барган бер генә ярыштан да медальсез кайтмый Фәнис.

Балтач бистәсендә яшәүче Фәнис Сөләймановны мин 2005 елдан бирле беләм. Соңгы елларда Чулпан Габделганиева оештырган «Фикердәш» клубы чараларында, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен үткәрелгән Сабантуй һәм башка бәйрәмнәрдә күреп, аның яшүсмер чактагы хыялы чынга ашканын белеп сөенә идем (дөрес, ул матур җырласа, сәнгатьле итеп шигырь сөйләсә дә, «мин» дип чәчрәп чыга торган егет түгел, әле дә ул чараларда бик тыйнак кына катнаша). Нинди хыял иде дисезме? Анысын бу язмадан укып белерсез.

Моннан унҗиде ел элек

«Дүрт стена эчендә... бай дөнья»

Аның дөньясы дүрт стена белән чикләнә. Якыннары вакыт табып ишегалдына алып чыгуны исәпкә алмаганда. Егетнең фикерләве, тормышка карашы да әнә шуңа тәңгәл булырга тиеш иде кебек. Әмма...

Бүгенге дөнья хәлләре белән генә түгел, бүгенге шигърият, музыка дөньясы белән танышып барса да, алар миңа якын түгел, ди Фәнис. Һәм тыңлап карагыз әле, мондый тирән мәгънәле җырлар бармы соң бүген дип, акрын гына Булат Окуджаваның «Наш десятый батальон» җырын җырлап җибәрә.

Тавышы моңлы, сулышы хәйран иркен икән егетнең. Моңа кадәр кешеләр каршында җырлаганы булмаган. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре үткәргән бәйрәмнәрдә катнашырга тырыша, шигырьләр укый. Нигәдер бу сәләтен күрсәтмәгән. Ә өйдә ул үзе шагыйрь, үзе җырчы, үзе композитор... «Сугыш чоры шигырьләренең һәркайсы үзе көй сорап тора бит», дип безгә дә әле берәрсен көйгә салып күрсәтте.

... Тумыштан церебраль паралич дигән чир аякларына уралган малай ике яшьтән ундүрт яшькәчә гел тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана. Бер барудан дүртәр ай кайтмаган малай русчаны су урынына «эчә», шунлыктан өйдә рус мәктәпләре программасы буенча белем ала. Рус әдәбиятына мәхәббәте дә шуңа бәйле. Тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәте исә һәркайсын үткән чор белән чагыштырып карауга нигезләнә. Күренекле шәхесләр сәясәтеннән дә охшашлыклар, аерымлыклар таба, үзенчә нәтиҗәләр чыгара.

Бер караганда өйдә генә утыручы, яшьтәшләре кебек дискотекаларга йөреп, күңел ача алмаучы егет бөтен дөньясына ачулы, үпкәле булырга тиеш кебек.

–Ничек шулай булсын ди! Мин үземне һич тә бәхетсез дип әйтә алмыйм. Мине яратучы әнием, абыем, апаларым, энем, сеңлем бар. Тормышта бер нәрсә дә безнең кодрәттән генә тормый. Бу ник болай булган, ник тегеләй дияргә кирәкми. Без, кешеләр, гөнаһ кылганга, җиргә сөрелгәнбез бит. Үзебезгә бирелгән язмышны зарланмыйча үтәргә генә кирәк.

Монысына күбебез сәләтле түгел шул. Сау-сәламәт булсак та, бик еш чүп кенә күңелсезлек-авырлык алдында югалып калабыз бит әле.

–Менә киләсе елга унберенче сыйныфны тәмамлыйм. Ә энем Ренат укырга керә. Аннан көнләшеп тә куям, ул әле керә генә, ә мин тәмамлыйм. Укытучылар белән шулкадәр кызык, рәхәт иде. Алар мине тыңлый да, аңлый да белә. Дәрес биреп кенә кайтып китмиләр, төрле темага иркенләп сөйләшәләр.

«Олы дөнья» белән бәйләнеш өзелүдән курка Фәнис. Төгәлрәге, үзен бәяли, аңлый белгән кешеләр белән элемтә югалудан курка. Юкса, дуслары да бар, телевизоры да көне-төне эшләп тора. Инде күптәнге хыялы да тормышка ашкан: барлык туганнары бергәләп, туган көненә компьютер алып биргәннәр. Интернетка тоташу, чын-чынлап компьютер «теле»н өйрәнү теләге белән яши ул.

–Фәнис, бу кадәр шигырь белән «җенләнгән» кеше үзе дә шигырь язмыйча кала алмыйдыр, – дип, саубуллашыр алдыннан егетнең күңел кылларын тартам.

–Язам, үзем өчен генә, – ди ул. – Әлегә несерьезный шигырьләр генә...

Дүрт стена арасына бикләнсә дә, аның күңел дөньясы безнекеннән күпкә баерак, чистарак тоелды миңа». – Бу минем 2005 елда республика матбугатында дөнья күргән язмам.

Бүген. «Дусларым күп, мин ялгыз түгел»

Үткән еллар эчендә Фәнис тормышында бик күп үзгәрешләр булган. Урта мәктәп тәмамлаган, компьютер «теле»н дә өйрәнгән, боччо дигән спорт төрендә зур уңышларга ирешкән. «Олы дөнья» белән бәйләнеше өзелүдән курыккан егет инде район, республика чикләрен үтеп, Рәсәй шәһәрләрендә булырга, бик күп яңа дуслар табарга өлгерә. Боччо – безгә әле соңлап килеп җиткән туплы уен төре. Ул нәкъ менә Фәнис кебек хәрәкәтләнә алмаган кешеләр арасында бик популяр. Өстәвенә, кулларга, гәүдәне ныгытырга да файдасы бар диләр.

Районыбызда Фәнис кебек егет-кызларга яңа мөмкинлекләр ачуда ярдәм иткән тренер Фагыйль Гайнетдинов эзләп таба аны. Шушы спорт төре белән шөгыльләнергә чакыра. Боччоның ни икәнен белмәсә дә, Фәнис теләр-теләмәс кенә риза була. Аннан инде махсус тренер белән бераз шөгыльләнүгә, республика күләмендәге ярышка бара һәм өченче урынны алып кайта. Аннан соң бик күп ярышларда катнаша, Рәсәй күләмендә яулаган җиңүләре дә бар. Иң мөһиме: барган бер генә ярыштан да медальсез кайтмый Фәнис.

Ул медальләрдә әнисе Наилә апаның да өлеше бихисап. Бөтен ярышларга үзе йөртә ул аны. Гомере буе төзелештә эшли. Лаеклы ялда булса да, әле дә тик утырмый: штукатур-малярларга эш бетеп тормый.

–Зәй районы Сәвәләй авылы кызы мин, – ди Наилә апа. – Кариле егете Рәфкать белән Әлмәттә төзелеш техникумында укыганда таныштык. Кызганычка, бик иртә вафат булды. Ул үлгәндә миңа 28 яшь, инде дүрт балам бар иде... Балалар үстергәндә бер терәк булыр дип кабат тормышка чыктым, ул да яшьли үлеп китте...

Алты баланы ялгызы аякка бастыра Наилә апа. Туганнары аны Нина дип белсә, райондашларыбыз өчен күптән Наилә инде ул. Бүген дүрт баласы гаиләле, җиде оныгы бар. Арка мие бүсере белән туган кызы Эльвинаны аякка бастыру өчен дә күп тырышлык куя әни кеше. Кызганычка, берничә операцияләр ясатсалар да, тулысынча авыруны җиңә алмыйлар. Тик балачактан тиктормас, бер таякта йөгереп йөрүче кыз бүген әнисенең төп ярдәмчесе: пешерә, җыештыра, тәртипли. Күп төрле кул эшләре белән мавыга. Бисердән чәчәкләр, агачлар, сувенирлар ясый, фотога төшерә, номерлап, картиналар буяу, бисердан мозаика ярдәмендә картиналар ясау белән шөгыльләнә. Иң мөһиме: бу өйдә беркем дә зарланмый. Сокланырсың да, уйланырсың да...

Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр