Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Дуслык учагы"на 50 ел

Бүген Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә өч республика балаларының "Дуслык учагы" кабына. Киров өлкәсе, Мари Иле һәм Татарстан Республикалары балаларының уртак бәйрәменә әверелгән чараның инде 50 еллык тарихы бар.

1966нчы елда Киров өлкәсенең Ральник авылында үткән беренче "Дуслык учагы"ның инициаторы Чепья урта мәктәбенең пионервожатые Фәрт Гыйльманов була. Икенче слет Чепья җирлегендә үтә. Ул күпләр күңеленә Фәрт ага җитәкчелек иткән җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән истә кала. Өченче учак Мари Иле Республикасының Арбор авылында кабына. Ярты гасыр элек башланган дуслык еллар үткән саен ныгый гына бара, балалар дуслыгы өлкәннәрдә дәвам итә. "Дуслык", "Эшъяськон", "Дружба", "Кельшымаш" сүзләре һәрчак горур яңгырый.
Салавыч мәктәбенең ветеран укытучысы, ничә буын балаларны тәрбияләгән пионервожатый Җәмилә Сибәгатуллина "Дуслык учагы" хакында менә нәрсәләр ди: "Минем 50 ел гомерем "Дуслык учагы" белән бергә үтте. Хәтта декрет ялларында вакытта да слетка гел чакырып тордылар. Беренче "Дуслык учагы"ннан алган тәэсирләр әле дә булса, күңел түрендә саклана. Хәзергеләре баштагыларын кабатламый, инде алар заманга яраклашкан. Тик ничек кенә булмасын, үзара дуслык үзгәрешсез кала, күңелем шуңа сөенә. Балтачта узган 49нчы "Дуслык учагы" аеруча истә калды. Бик оста уйланылган, үзенчәлекле чара булды ул. Быел да катнашам. Әле исәнсау булып слетның 60-70 еллыкларын да каршы алырга язсын иде. "Дуслык учагы"ның дөрләп януын, дуслык җепләренең нык булуын, илләр тыныч булып, җиһанның һәрчак балаларның шат авазына күмелүен телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250