Дустым турында яки бәхетле кеше
Бу иң рәхмәтсез, иң авыр, иң җаваплы хезмәт. Һәр документың вакытында һәм төгәл тутырылса, һәр укытучы, укучы, әти-әнигә җитәкчелекнең әйтергә теләгән фикере вакытында җиткерелсә, конкурсларда, олимпиадаларда укучыларың-укытучыларың җиңсә, җыелышларда мәктәбең, директорың макталса – синнән бәхетле кеше юк (хәтта хезмәтең турында беркем берни әйтмәсә дә).
Кырык елга якын хезмәт юлы Балтач урта мәктәбе белән бәйләнгән дустым Ләләнең язмышы тагын кайсыдыр мәктәпләр белән бәйләнгәндер дип күз алдыма да китерми идем. Быел зур юбилеен билгеләп үткән Норма мәктәбе, туган авылы Кариленең тарихына багышланган “Кариле – Кара иле” китабын тәкъдим итү кичәсендә алар гаиләсе турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Берьюлы ике мәктәпнең – Кариле һәм Норма мәктәпләренең тарихы башында аның бабасы һәм әбисе ягыннан бабалары торган икән.
Ләлә Мәгъсүм кызы Сабитованың тырышлыгы, үҗәтлеге, нәрсәгә тотынса да, булдырып эшләве, кешеләр белән уртак тел табуы, мәгарифне үстерүгә бөтен көчен куеп эшләве – әнә шул ерак тамырларыннан ук килә икән.
Арча педагогия көллиятендә укыган елларыннан ук тәвәкәллеге, сүзен өздереп әйтүе, биргән вәгъдәсендә торуы белән курсташлары күңеленә кереп кала ул. Һәр очрашу кичәсендә аның принципиальлеге, гадилеге һәм шул ук вакытта ярдәмчел булуы турында искә алынмый калмый.
Ләлә Мәгъсүмҗан кызы 1977 елда Балтач урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта башлый. Аннары математика серләренә төшендерә. Ярты гомерен директор урынбасары булып эшли. 20 ел эшләү дәверендә дүрт директор алмашына.
Директор урынбасары булып эшләгән кеше үзе генә белә – бу иң рәхмәтсез, иң авыр, иң җаваплы хезмәт. Һәр документың вакытында һәм төгәл тутырылса, һәр укытучы, укучы, әти-әнигә җитәкчелекнең әйтергә теләгән фикере вакытында җиткерелсә, конкурсларда, олимпиадаларда укучыларың-укытучыларың җиңсә, җыелышларда мәктәбең, директорың макталса – синнән бәхетле кеше юк (хәтта хезмәтең турында беркем берни әйтмәсә дә).
Директор урынбасары ул – җитәкчелек һәм директор, директор һәм укытучы, укытучы һәм укучы, әти-әни арасында сыгылмалы күпер дә. Һәр якны тыңлап, урталыкны табып, аларны тынычландыручы да, эшкә рухландыра белүче дә булырга тиеш. Әнә шундый булганга озак еллар җитәкчелектә эшли алды да инде ул.
Ләлә Мәгъсүмовна мәктәпләргә күп яңалыклар керә башлаган, әмма программасы да, дәреслекләре дә чыгып җитмәгән, һәр эшне үз коллективың, укытучыларың белән башлап җибәрә торган чорларда эшләде. Үзенә дә күп өйрәнергә, башка урынбасарлар белән берлектә бүтәннәрне дә өйрәтергә, эзләнергә туры килде. Шушы чорда яшьләр арасыннан мәгарифне алга өндәрлек яңа укытучылар үсеп чыкты. Балтач мәктәбе кабат җиңүчеләр сафына күтәрелде.
Ул әле дә мәктәптән аерыла алмый, бөтенесе белән танышып, хәбәрдар булып барырга тырыша. Сорасалар, ярдәм кулы сузып, элекке хезмәттәшләренең уңышларына куанып гомер итә. Үз балалары, оныклары ирешкән уңышлар янәшәсенә болары да кушылгач, шөкер итәр сәбәп тә арта.
Күңеле белән район сәхнәсен шаулатып концерт-спектакльләр куйган, КВНнарда уйнаган, спорт ярышларында катнашкан елларына кайтып килә дә, пенсиягә киткәч тә онытмауларына, якын дусларының югалмавына, кирәк чакта терәк булуларына сөенә ул. Болар барысы да гомер юлының мәгънәле үтүенә дәлил булса, сагынып искә алырлык истәлекләрнең-хатирәләрнең күп булуы исә “бәхетле кеше” диеп нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
Рәсемдә: Ләлә кебек туганың булу чиксез бәхет ул.
Миләүшә Гарифуллина.
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев