Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Дядя Степа” булмаса да!

Балачактан ук беләм, полиция хезмәткәрләренә игътибар зурдан булды. “Дядя Степа – милиционер” дигән шигырьне бакча яшеннән үк ятлап үстек, хәтта күп баланың үскәч милиционер буласы килде.

Сабыйлар күңелендә хәзер дә бар ул андый теләк, балалар бакчасында үткән чыгарылыш тантаналарының берсендә бакча мөдиренең “Үскәч кем буласыз инде?”  дигән соравына егермеләп ир баланың яртысыннан артыгы “полициядә эшләүче” дип җавап бирде. Димәк, әлеге һөнәргә ихтирам яшәгән һәм яшәячәк, нинди генә очракта да полиция хезмәткәре дәрәҗәле булып калачак. Сабый күңеле бит ул сизгер-эчкерсез, йөрәге кушканны гына кабул итә.

Балачактан бирле күңелдә йөрткән Дядя Степа образы Балтач бистәсенең участок вәкиле Азат Камалиевны күргән саен яңара. Шигърияттәгечә, кайда нәрсә икәнлеген күреп торучан гаять тә озын буйлы булмаса да, спорт белән чыныккан, үз эшен камил белгән, участогындагы һәрнәрсәне “үтәли күргән” Азат Золфатович  иминлек сагында бик җитди кеше. Теләсә-нинди вакытта  үзен-үзе кулда тота белә, һәр җөмләсе уйланылган. Моның шулай икәнлегенә инаныр өчен участок вәкиле белән бер рейдка чыгып керү дә җитә. Халык дружинасы өммәтендәге җәйге рейдларның берсендә Азат әфәнде белән төнге бистәне әйләнеп кайтырга туры килде. Башта кунакханәгә кереп, андагы халәт белән кызыксындык, районда Бөтенрәсәй күләмендә мөселман Сабантуе үтәсе көннәр иде, кемнәр, каян килгәннәр, шикле күренмиләрме – бәйрәм имин үтсен өчен барысын да  исәпкә алырга туры килде. “Мондый чакта әдәп кагыйдәсен дә үтәргә кирәк, – ди 1994 елдан башлап хезмәт куючы вәкил. – Кунакханәдәге клиентка бәрелергә кирәкми, бик теләсәң, кешенең психологиясен читтән дә күзәтеп,  белеп була. Ни дисәң дә, алар безгә кунак булып килгән, я булмаса кунар өчен тукталган, шуны онытмау мөһим һәм Балтач районының полиция хезмәткәре турында начар фикер дә калырга тиеш түгел.”  Шулчак янәшәмдәге участок вәкилен һәрбер адымын сакланып атлый торган, ике якның да хокукларына таянып, урталыкта кала белгән кешегә охшаттым.

Чираттагы тукталыш – ташландык дисәң ташландык түгел, кеше яши, уты-суы-газы өзгән, каралты-курасы җимерелә башлаган бер шәхси йорт иде. Кап-караңгы, хәтта сукмак та күренми, ә менә ишегалдында учак яна. Бичара гына бер бәндә (йорт хуҗасы икән) купаты кыздыра, вәкил бу адәм белән кул биреп күреште дә, “тагын кунаклармы?” диде. “Әйе, нишләтәсең инде?”, ди йомыкый гына ир-ат, куркып кына ишеккә күз салып. Һәм без өй эченә үттек, ә анда ике-өч “братва”, караңгыда, телефон уты яктысында кәеф-сафа корып утыралар, мескен хуҗа боларны сыйлый. Вәкил исәнләшеп, мондагы халәтне белешә башлауга, яшьрәге, симәнкә чүбен безгә таба төкерүен дәвам итә -итә, “хәл белдегезме, булды, ә хәзер, бар, ычкыныгыз моннан”, диде. Участок вәкиле аның үзенең кеше өендә булуын искәртергә теләде, әмма яшь  кеше дигәнебез, “Мин хәзер тагын да акыллыга әйләндем, беләсең, так что...” дип бәрелүен дәвам итте.Төрмәдән генә кайткан кеше булып чыкты ул. Бу кадәрле дорфалыкка түзалмый чыгып киттем, ә участок вәкиле калды. Вәкилнең “братва”ның авызларын ябарлык итеп әйтә белмәве тәмам аптырашта калдырды, әллә инде янында хатын-кыз заты булганга каты бәрелмәдеме? Өйдән чыккач та мескен хуҗа янында озак кына тукталып торды әле ул, “беркөнне кычкыртмый үтеп киттең, үпкәләдем”, ди төнге суыктан йомарланып беткән абзый. “Ачуланма, күрмәдем бит, күргәндә калдырмыйм, үзең беләсең. Каһәрләсәләр, шалтырат”, диде Азат әфәнде өй ягына ымлап, һәм салмак кына, хуҗа кешене кызганып машинасына юнәлде, “Аңа ул купатының үзенә бер телеме дә эләкми инде”, диде комментарийсыз гына. “Андый йортлар берничә иде минем, шушы җәйлектә икесендә гомер кичерүчеләр мәрхүм булды”, ди. Шунда сорау бирмичә калалмадым, “Яшәү нормаларыннан читләшкән адәмнәргә ник каты тормыйсыз, бигрәк йомшак аралашасыз түгелме?” “Ярамый, – ди участок вәкиле. – Закон кушмый”.

Азат Камалиев күп сүзле түгел, кыска гына, оста гына итеп әйтеп куя торганнардан. Хезмәтенең асылын белгәнгә күрә 25 елдан артык инде әлеге авыр һәм җаваплы хезмәтне башкара. Азат Камалиев хезмәт елларын Балтач районына багышласа да, тумышы белән Коми республикасының Воркута каласыннан ул. Бөрбаш Сәрдегәне авылына күченеп кайталар. 1990-1992 елларда армия сафларында була, аннан кайтуга район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Хезмәтен күңел биреп, яратып башкара. “Беркайчан да беркемгә дә начарлык теләмәдем, эшләрне зурга җибәрмәдем, яклый алганда якладым, тиешле урында чарасын күрдем”, – ди ул. – Безне бит эш барышында гел тәрбияләп торалар. Хуҗаларым әйбәт булды минем, шуңа  хезмәтем дә уң барды”. Шуңа да аны җәмгыятьнең үзгә бәндәләре якын итә, ерактан ук сәлам биреп килеп җитә, үзе дә исәнләшмичә үтми, әнә бит, күрми калса, үпкәлиләр дә әле үзенә, юкса, аның шәүләсеннән үк куркып торырга тиеш алар, әмма вәкилнең үзгә бер эш алымы бу – якыннан аралашып ул аларны контрольдә тота, һәрбер адымнарын белеп тора, шул рәвешчә кабат закон бозуларга юл куймый. Участок вәкиле бит ул – һәрбер кешенең ышанычлы дусты булырга тиешле кеше. Андый булыр өчен кешелеклелек кирәк. Әлеге төшенчә Азат Камалиевны еллар буе озата барган, шуңа да ул бүгенге көндә эшендә үз фикере, үз аңы һәм уе булган абруйлы хезмәткәр,  уллары Муса белән Булатка ипле, ышанычлы әти. Азат Золфатовичның иминлек сагындагы тугры хезмәткәр икәнлеген эш дәверендә алган мактау кәгазьләре, медальләре дә раслый.
 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция