Джеки Чан коронавирустан вакцина уйлап табучыга миллионнар вәгъдә итә
Аның әйтүенчә, коронавирустан дару уйлап тапкан кешегә ул 1 млн Юань (9 млн сум тирәсе) акча түләячәк. Танылган актер аның бу адымы препаратның барлыкка килүен тизләтер дип өметләнә.
"Бу көннәрдә мин, чыннан да, халыкның кыюлыгына таң калдым. Мин даими рәвештә халыкны битлекләр белән тәэмин итү каналларын эзлим, профилактика һәм контроль турында белемнәремне камилләштерәм. Бу бик күп акча түгел. Мин буш урамнар күрергә теләмим. Мин тормышны яратырлык кешеләрне күрергә телим», - ди Джеки Чан.
Актер коронавирус белән көрәштә «барысына да әзер» дип яза. Ул, нинди илдә тикшеренүләр алып баруларына карамастан, теләсә кайсы галимгә яки белгечләр төркеменә акчалата бүләк бирергә вәгъдә итте. Чыганак Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28108
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев