Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өебезнең нуры — әни

Минем әниемнең исеме Гөлшат. Ул бик акыллы һәм эшчән. Һәркөн мин мәктәптән кайтышка тәмле ризыкларын пешереп, чәен кайнатып көтеп тора.

Без әни белән бик күп вакытны бергә үткәрәбез. Кыш көне бергә чаңгы шуабыз, өйдә булганда икәүләп өй җыештырабыз, гөлләр үстерәбез. Әни миңа үзе белгән табын серләрен дә өйрәтә. Мин кечкенә булганда ук әни миңа уйлый торган мисаллар, башваткычлар биргән, хәрефләр, саннар белән таныштырган, матур язарга өйрәткән. Шуның нәтиҗәсе буларак мин бишле-дүртле билгеләренә генә укыйм. Әле бу гына түгел, аның бүтән яхшы яклары да бик күп, әниемнең начар яклары, гомумән, юк.

Бүгенге көндә әнием сеңлем Илүзә белән өйдә тора. Без икәү булсак та әнинең миңа һәм сеңлемә вакыты да, назы да, сабырлыгы да җитә. Әнинең бөтен нәрсәгә вакыты җитүенә мин бик сокланам һәм аннан үрнәк алырга тырышам. Әни өйдә мине көтеп торганга мин мәктәптән ашыгып кайтам. Ул өйдә булганда гына өйләр якты, ашлар тәмле, дөньялар ямьле була. Әни иң кадерле, иң кирәкле, иң хөрмәтле кеше. Мин аны дөньядагы бер нәрсәгә дә алыштырмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе