Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эче авыртуга зарланган 11 яшьлек кыз йөкле булып чыккан

Әнисе баланы хастаханәгә китергәч, әлеге яңалыкны ишетеп шакката, дип яза "Комсомольская правда".

Башка сыймый торган хәл Красноярск өлкәсендә килеп чыккан. 11 яшьлек укучы кызның әнисе баласының авырлы икәнен күптән түгел генә белеп ала.  
 Ленин районы хастаханәләренең берсендә баланың йөкле икәнлеген ачыклыйлар. "КП - Красноярск" ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, март уртасында яшүсмернең 30 атналык йөкле булуы ачыклана.

11 яшьлек Алёна (баланың исеме үзгәртелгән) уку елы башында 15 яшьлек Максим белән очраша башлый. Беренче гашыйк булу, урамда йөрүләр бер мизгелдә "башка мөнәсәбәтләрга" кереп китә. Барысы да ике якның ризалыгы белән. Сентябрь уртасында ике укучының да дәресләре иртәрәк тәмамлана, әти-әниләре эштә була... Нәтиҗә буларак - Алёна балага узган.
Бу вакыйга буенча әлегә бик күп сораулар. Кызның әнисе баласындагы үзгәрешләрне ничек сизмәгән? Бала үзенең авырлы икәнен белгәнме һәм ничек яшерә алган? 
Алёна үзе тулы гәүдәле, уртача буйлы кыз. Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда - ул үзенең 11 яшеннән бераз олырак күренә. Бәлки, шуңадыр әти-әнисе аның йөкле булуын сизә алмагандыр. 
Хастаханәгә Алёнаның әнисе кызы еш кына эче авыртуга зарлангач, мөрәҗәгать иткән. Балалар табибы кызның йөкле булуына ишарә ясаган һәм укучыны гинекологка юнәлткән, анда инде йөклелек тулысынча расланган.
15 яшьлек Максимга карата җинаять эше кузгатылган. Егетне тоткарламаганнар, тик хәзер тикшерүчеләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклый. 
Тикшерү комитетында "Комсомольская правда-Красноярск" аңлатканча, 15 яшьлек Максим тикшерү барышында үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү дәвам итә.
15 яшьлек егеткә нәрсә яный?

Иван Белов, юрист: "Нинди маддә буенча җинаять эше кузгатылуына карап эш итәргә кирәк. Башта яшүсмерләр арасында җенси элемтәгә ике яклы килешү булган, шуңа күрә укучының гамәлен "уналты яшькә җитмәгән зат белән җенси мөнәсәбәтләр һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр" дип бәяләргә мөмкин, бу маддә буенча җаваплылык 18 яшьтән башлана. Җинаять кылган вакытта Максимга бары тик 15 яшь кенә иде. Беренче карашка, аңа берни дә янамаска тиеш. Әмма! РФ Җинаять кодексының "Көчләү" пункты буенча,ягьни 131нче маддәсендә зыян күрүченең яше турында мөһим искәрмә бар. Алёнага ул вакытта 12 яшьтә булмаган, димәк, ул, яше аркасында, ярдәмгә мохтаҗ хәлдә булган, ягъни аның белән кылынган гамәлләрнең характерын һәм әһәмиятен аңлый алмаган. Димәк, җинаятьне "көчләү" буларак квалификацияләячәкләр, аның өчен җаваплылык 14 яшьтән башлана. Шуңа бәйле рәвештә яшүсмергә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный ала"

 

Чыганак: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев