Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эдуард Вафин: ПФР түләүләрен рәсмиләштерүдә киң таралган хата – дөрес булмаган банк счетын күрсәтү

Июль аеннан Татарстан буенча пенсия фонды авыр финанс хәлендә булган әниләр, шулай ук 8-16 яшьлек балаларны тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга түләүләр өчен гаризалар кабул итә башлады.

Беренче атнада балалар пособиеләренә һәм йөкле хатыннарга ярдәм итүгә 20,5 мең  татарстанлыдан гариза килгән. Яңа түләүләрне рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында ТР буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

Эдуард Вафин: ПФР түләүләрен рәсмиләштерүдә еш очрый торган хата – дөрес булмаган банк счет номерын күрсәтү.

Булачак әниләргә пособиене ничек алырга

- Эдуард Яфасович, яңа түләүләр кертелү сәбәпле, республика халкында бик күп сораулар туды. Әйдәгез, бергәләп аңлашыйк һәм башта булачак әниләр өчен пособие турында сөйләшик. Барлык авырлы хатын-кызлар да айлык түләүләргә дәгъва кыла аламы?

- Пособиене гаиләсендәге кереме төбәктәге җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан артмаган, йөклелекнең беренче 12 атнасында исәпкә баскан  хатын-кызлар дәгъвалый ала. Өстәмә түләү ихтыяҗны комплекслы бәяләү исәбенә билгеләнәчәк. Йөкле хатын-кызның 10-14, 18-22 һәм 30-32 нче атналарда үз статусын расларга тиешле мөһим момент бар.

- Түләүләр нинди чорга билгеләнә?

- Әгәр булачак әни хатын-кызлар консультациясендә исәпкә куелганнан соң 30 көн эчендә айлык пособие сорап мөрәҗәгать итсә, ул шул ук айдан түләнә. Пособие мөрәҗәгать иткән айдан башлап түләнә башлый, әгәр ханым учетка куелганнан соң 30 көн узгач һәм бала табуга кадәр мөрәҗәгать иткән булса. Әгәр бала табу айның беренче числоларына планлаштырылган булса, айлык пособие бала тапкан айны кертеп тулы бер ай өчен түләнә.

- Эшләмәүче хатын-кызлар пособиегә дәгъва итә аламы?

- Әйе, пособие сорап мөрәҗәгать иткән вакытта эшләми торган хатын-кызлар да, «Нульле керем кагыйдәсе» үтәлгән очракта, аны ала ала. Ягъни гаиләнең керемнәре бәяләнә торган чорда, өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларының хезмәт хакы булуы яки аның булмавының объектив сәбәпләре булган очракта.

Ялгыз ата-аналарга пособие ничек алырга?

- Ялгыз гына балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен айлык пособие турында сөйләгез әле. Ул кемгә тиеш?

- Гаиләдә керем яшәү минимумыннан кимрәк булса, 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга айлык пособие бирелә. Түләү бердәнбер ата-ана яки ике ата-ана каравыннан мәхрүм калган очракта, аларның үлеменә бәйле рәвештә, бердәнбер ата-ана яисә законлы вәкилгә билгеләнә. Баланың икенче ата-анага карата алимент түләү турында суд карары булган очракта, ата-аналар һәм баланың законлы вәкилләре дә бу түләүне рәсмиләштерә ала. Түләү билгеләгәндә ихтыяҗны комплекслы бәяләү кулланыла.

- Гаиләдә берничә бала булса, ай саен түләү һәр балага тиешме?

- Әйе, пособие шушы яшь төркемендә һәр балага түләнә, аңа карата алиментлар билгеләү турында суд карары гамәлдә булган һәм мөрәҗәгать итүче аңа карата бердәнбер ата-ана булган очракта.

- Икенче ата-ана алимент түлиме?

- Алиментлар түләү яки түләмәү пособиене билгеләүдән баш тарту өчен сәбәп түгел. Алиментларны билгеләү турында суд карары булу факты үзе мөһим.

- Әти-әнинең берсе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, икенчесе яңа пособие ала аламы?

- Әгәр ата-ананың аңа алимент түләү турында суд карары бар икән, ул пособие алырга мөмкин.

- Ата-аналар яңа түләүләрне күпме вакыт алачак? Алар индексацияләнәчәкме?

- Пособие баланың сигез яшеннән һәм 17 яшькә кадәр түләнә. Пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла. Айлык түләү күләме, бала өчен төбәк яшәү минимумы үсеше нигезендә, ел саен 1 гыйнвардан артачак.

- Ике ата-анас тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга түләү каралганмы?

- Әйе, түләү ятим балаларга каралган. Бу очракта айлык пособие хокукына аларның опекуны яки попечителе ия, ләкин бала тулы дәүләт тәэминатында булмаса гына. Пособиене билгеләү өчен опекуннарга яшәү урыны буенча РПФ клиент хезмәтенә шәхсән гариза бирергә кирәк.

- Әгәр гаиләдә 8 яшьтән 17 яшькәчә ике бала булса, һәр балага гариза язарга кирәкме?

- Әгәр гаиләдә 8 яшьтән 17 яшькәчә ике һәм аннан күбрәк бала булса, айлык түләү алу өчен аларның һәркайсына бер гомуми гариза тутырыла.

Гаризаны ничек һәм кая бирергә?

- "Ихтыяҗны комплекслы бәяләү" һәм "нульле керем» нәрсә ул?

- Ихтыяҗны комплекслы бәяләү гаилә керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләүне, шулай ук «нульле керем кагыйдәләре»н куллануны күздә тота. Түләүне җан башына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган уртача керемле гаиләләр ала ала. Гаилә милкендә бер яки берничә фатир булырга мөмкин, әгәр гаиләнең һәр әгъзасына мәйданы 24 кв.метрдан ким булса. Гаилә шулай ук бер дачага, гаражга, автомобильгә, шәһәр җирлекләрендә гомуми мәйданы 0,25 гектардан артмаган җир кишәрлегенә яки авыл җирлегендә 1 гектардан артмаган җир кишәрлегенә ия була ала. Моннан тыш, мотоцикллар, үзйөрешле транспорт чаралары, кече суднолар һәм банкта сакланучы акчалары исәпкә алына. Алардан саклану буенча процентлардан еллык керем Россия буенча җан башына яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш. Бу уртача 250 мең сумлык кертемнәр.

"Нульле керем кагыйдәсе" пособие өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларында хезмәт хакы - стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән керемнәр, пенсия булганда билгеләнүне күздә тота. Аларның булмавы объектив тормыш шартлары белән нигезләнергә тиеш.

- Түләүләр бенча кая мөрәҗәгать итәргә?

- Татарстан халкы дистанцион формада дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә яки Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итә ала.

- Гариза тутырганда хата җибәрелгән очракта нишләргә?

- Алдагы тәҗрибә буенча шуны әйтә алам, иң киң таралган хаталарның берсе - гариза бирүченең банктагы дөрес булмаган счетны күрсәтүе. Кайберәүләр ябык счетлар яки өченче затларның хисап номерларын тапшыралар. Әгәр сез хата ясасагыз, гаризаны эшләп бетерергә мөмкин. Хата җибәрелгән очракта, Пенсия фонды, гаризаны кире какмыйча гына, аны эшләп бетерергә Сезгә кайтарачак. Үзгәрешләрне биш эш көне эчендә кертергә кирәк.

- Түләү билгеләнгәнме, юкмы икәнен ничек белергә?

- Гариза биргәндә дәүләт хезмәтләре порталында аның статусы турында хәбәрнамә барлыкка киләчәк. Әгәр гариза РПФның клиентлар хезмәтенә тапшырылган булса, уңай хәл ителгән очракта, акча закон белән билгеләнгән срокта өстәмә хәбәрнамәдән башка күчереләчәк. Әгәр түләү билгеләү өчен нигезләр юк икән, мондый карар кабул ителгән көннән бер эш көне эчендә мөрәҗәгать итүчегә хәбәр җибәреләчәк.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пфр балаларга пособиеләр