Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эдуардым, ачы сагышың телә безнең йөрәкне

Унберенче гыйнварның салкын иртәсе Кем уйлаган мондый хәбәр ишетәсен?

Күңел ышанмаслык, тетрәндергеч хәлләр,
Атна киченең коточкыч иртәсе
Алып килде барыбызга авыр хәбәр
Бәгырьләрне телем-телем телеп.
Хәлсез йөрәкләрне утлы кыршау кысты,
Тәннең тамырларын үткен пычак кисте
Унберенче гыйнварның салкын иртәсе
Кем уйлаган мондый хәбәр ишетәсен?
Улым, белдеңме, бакыйлыкка китәсен?
Син бит миңа, Раббымның биргән бүләге!
Безнең тормышыбызның ныклы терәге –
Тәкъдиреңә Раббыбыз шулай дип язган,
Атна кичендә Раббым үзенә алган.
Җомга көнне, улым, гүр иясе булдың,
Ни хәлләр итим, дип укыйм намазым,
Күз нурым, намазларны үзең өйрәттең,
Вәгазьләр белән хәдисләр сөйләп, улым.
Бер Раббыма мине син бит якынайттың,
Кылам догаларымны син өйрәткәнчә.
Салават әйтәм – күңелләрем булганчы,
Зекерләр укыйм шул, ихлас күңелемнән,
Бер Аллаһы Тәгаләм риза булсаңчы.
Сызылып киткән куе кара кашларың,
Елмаеп торган сөйкемле матур йөзең
Тора, күз алларымнан һич кенә китми.
Ачы сагышың телә – безнең йөрәкне,
Синең хәсрәтең өзә – безнең үзәкне,
Риза-бәхил бул, акыллы Эдуардым!!!
Сине барчабыз да өзелеп яраттык...
Барыбызны да, син, инде ташлап киттең,
Барыбызны да, эх, ник соң ятим иттең???
Ялварып сорыйм, Раббым, бирче сабырлык,
Үзеңә изге гамәл кылырлык итеп.
Әй, газиз Раббым, бирче безгә түземлек,
Эдуард улымдай чын үрнәк булырлык.
Чын ихлас затлар кирәк шул бушанырга,
Иң авыр вакытта көчләр алырлык.
Бер ялгызы сүнмәс утлар йотканнарга,
Бердәнбер-бер Раббым үзең бирче чыдамлык.
Рәхмәтләр укыйм инде һәрбер балама,
Безне рәхмәтләреңнән, Раббым, ташлама.,
Рәхмәтләр укыйм барча туганнарыма,
Авыр минутта кылган ярдәмнәреңә...
Рәхмәтләремне укыйм ихлас күңелдән,
Изге җанлы, миһербанлы бәндәләремә,
Авыр хәсрәтләребезне аңлаган өчен,
Ярдәмегез: – Раббым ризалыгым өчен!
Теләгән теләкләреңә ирештер, Амин!
Минем улым, бу якты дөньядан китте,
Каршы тора алмады шул фаҗигага...
Кешеләрнең гомере мәңгелек түгел лә,
Ышанасы да килми авыр үлемгә.
Бу хәлне кешеләр генә аңлыйлар да,
Йөрәгемдәге ярамны дәвалыйлар да.
Улым кылган яхшы гамәлләрен сөйләп.
Кешеләр минсез яши аладыр да
Мин генә кешеләрсез, яши аламмы?
Раббым! Эдуардым бер синнән курыкта
Ихлас күңеленнән, Раббым, сиңа сыенды.
«Әни», – диеп олылады, хөрмәтләде,
Үз гаиләсен өзелеп-өзелеп яратты.
«Әлхәмдүлилләһ, мин бик бәхетле», – диеп
Сөенеп сөйли иде рәхәт тормышын.
«Өйгә кайтып керсәм куанам, өстәлдә
Һәрчак кайнар пешкән, тәмле ризык әзер,
Өйдә шулай тыныч, рәхәт яшибез», – дип
Сөйләгән сүзе җаныма рәхәт иде.
Рәхмәт сиңа, кызым Зәлидә-акыллым,
Син булганга, дөнья матурлыгын тоеп
Бәхетле булып яшәде, иманлы улым.
Рәхмәт сиңа, яраткан Ильяс оныгым,
Игелекле, ягымлы булганың өчен!
Рәхмәтнең зуры кода-кодагыема,
Тату гаилә булып яшәвегез өчен,
Якты чыраегыз, сый-хөрмәтегез өчен.
Гомерләрне бирә Раббым сынар өчен,
Кайгыларны бирәдер ул чыдар өчен,
Татысыннар, диеп бердәмлек көчен,
Туганнарны бирәдер ул шуның өчен.
Кылган гамәлләребез кабул булсын,
Рәсүлебез шәфагатен насыйп итсен!
Нәкыя Гимазова
Балтач авылы

yandex.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәет Эдуард