Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ефәк гөмбәз астында «Хезмәт», 2 август, 2000 ел.

Һава-десант гаскәрләренең олуг юбилее, 90 еллыгы уңаеннан ВДВ ветераны Рамазан Фәрзиевның 20 ел элек басылган язмасын тәкъдим итәбез. 2000нче елга кайтып килик әле

Бөек Ватан Сугышының беренче бәре­лешләрендә авиация гаскәрләренең аерым частьларенда оешкан һава десантчылары төркеме зур батыр-лыклар күрсәтә. Алар самолетлардан, пла­нерлардан пара­шютлар белән дош­ман тылына төшеп, күптөрле диверция, җимерү, әһәмиятле разведка эшләре баш­каралар.

Районда Ватан су­гышында катнашып, исән калган ветеран-десантчылар бармы-юкмы, әйтә алмыйм. Ә менә 20 яшьтән алып 50 яшьне узып киткән десантчы ир-егетләр­нең күбесен беләм. Алар белән бәйрәм көнне очрашып сөй­ләшәбез, күңел ача­быз. Араларында җи­тәкче урыннарда эш­ләүче райондашла­рыбыз да шактый. Кайберләренең де­сантчы икәннәрен авылдашлары да бе­леп бетермиләрдер әле. Хакимият башлы­гының беренче урынбасары Рәшит Ильясов, «ОСТО» спорт-техника клубы җитәк­чесе Рафаэль Фәйзрахманов, коммуналь хуҗалык предприятиесенең Нормадагы филиалын җитәкләүче Исмәгыйль Шакиров, прокуратура тикше­рүчесе Фәрит Шәрифуллин, ЮХИДИ инс­пекторы Эдуард Фәйзрахманов, Норма һөнәр лицееннан укы­тучы Илдус Төхвәтуллин, әфганчы Әхәт Салихов, юллар идарәсе шоферы Әлфәт, Ди­ма, бәрәңге эшкәртү комбинатыннан Ра­шат, салым инспекци­ясеннән Рәйхан, Соснадан физкультура укытучысы Фәнил, балалар бакчасы шофе­ры Фидаил, Яңгулдан   төзелеш белгече Рафаис, Килидән Рафис, авылдашларым Павел Иванов, Валентин Терентьев, Илгиз Нико­лаев, Котдус Зыятдинов, Шамил Әминов, Габделхәй Абдуллин(вафат инде), Рәшит Бариев, Ранил Якупов, Айрат Ибәтуллин, РәмзилСәйфелганиев (соңгы өчесе иң яшьләребез), Таһир Закиров, Нәкыйп Гыйлаҗевлар ВДВ гаскәрләрендә мактаулы, авыр хез­мәт юлы үтеп кайткан егетләр. Ә мөнә Бал­тач авылыннан Равил Тимербаев, Чепья ме­бель фабрикасы ос­тасы Таһир Гаязов, Нормадан Мәлик Мөҗипов (мәрхүм инде) хакында аерым язасы килә. Нәкъ 30 ел элек, 1970 елның маенда, әлеге егетләр белән    мине Казан укыту-авиация үзәгенә укыр­га җибәрделәр. Анда безгә парашютның төзелешен, аны җыярга һәм башка күнек­мәләргә өйрәттеләр. 10 июнь көнне Биектау районының Коркачык янындагы аэродромында, очкычларга утырып, беренче тапкыр си­кердек. Парашютым ачылгач, зәңгәр киң­лектә «Буразналар» җырын сузып җибәр­дем. Әйткән нәзерем шул иде. 4 ебез дә ­3әр «сике­реш» ясадык. Шөкер, зыян күрмәдек. Шун­да   ук 18 яшебезне тутырып, якындагы Ямәширмә    авылы­на җәяү барып, тәүге мәртәбә сайлауларда катнашуыбыз да истән чыкмый. Ә хәрби хезмәтне чынлап то­рып элекке Союзның төрле почмакларын­да үттек. Кызганыч, күнегүләр вакытында парашюты ачылмыйча һәлак булган иптәш­ләребез дә юк түгел. Якташым, Литва җи­рендә вафат булган Түбән Кама районы Макаровка авылы егете Николай Уткинны үз кулларым белән салкын гүръгә иңдерергә туры килде.

Язмамны үзем хез­мәт иткән чорда ВДВ командующие, армия генералы В.Ф.Маргеловның сүзләре белән тәмам­лыйсы килә: «Кора­бльдән аерылганда, колак артында көчле мотор җиле гүләвен, ирекле төшү тизлеген (9,8 м.с.кв.) таты­маган беркем дә десантчының горурлыгын, аның дәрәҗәсен аңлый алмас...»

 

Рамазан ФӘРЗИЕВ, 

запастагы гвардия сержанты.
Иске Салавыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВДВ һава десанты гаскәрләре көне