Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Егетләрне саклагыз!»

«Наз» үзәгендә барлыгы 25 кеше ял итүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Егерме еллык эшчәнлеге булган, хәзерге вакытта Ольга Гаврилова җитәкчелегендәге «Наз» тернәкләндерү үзәге, мәгълүм ки, Чепья авылында урнашкан. Биредә хәзер район, күрше-тирә яклар халкы гына ял итми, калалардан да киләләр. Кемдер сарафанлы радио аша ишетә, кемдер электрон чират аша эләгә. Һәм кем генә, каян гына килсә дә, биредәге ял чараларын ошатып китәләр. Замана үзгәргән саен, ял итүчеләрнең дә ихтыяҗлары үзгәрә, күпчелеге биредә ике урынлы номерларның аз булуыннан зарлана, һәр бүлмә саен душ кабинеты куелса әйбәт булыр иде диләр.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры ярдәме белән бергә ремонт керергә тора, бәлки бу тәкъдимнәр дә каралыр. Көндәлек утызга якын кешегә даими хезмәт күрсәтелеп торганлыктан, җиһазлар да туза, яңалары кирәк була башлый. «Наз»ның егерме еллыгын үткәрергә район хакимияте бик нык булышты, – ди Алсу Фариз кызы Гатиятуллина.

– Рәхмәт район башлыгы Рамил Нотфуллинга, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка һәм ярдәм иткән барлык оешмаларга. Алар ярдәме белән инде күптән ватылган, тозлары коелып беткән тоз бүлмәсе төзекләндерелде, әлеге бүлмәне ял итүчеләр аеруча да үз итә иде, чөнки биредә – диңгез тозы һәм ул сулыш юлларын чистарта, дәвалый. Минем дә картаясым бар, олыгайгач мин дә биредә ял итәрмен бәлки, дигән эшмәкәрләр дә табылып, «Наз» үзәген төзекләндерүдә алар да өлеш кертсәләр, бик шат булыр идек».

«Наз» үзәгендә барлыгы 25 кеше ял итүчеләргә хезмәт күрсәтә. Сестра-хозяйка Маргарита Габдрахманова, ашханә хезмәткәре Галина Исаева, Светлана Нәҗметдинова үзәк ачылганнан бирле биредә эшли, Элиана Абрамова, Фидәлия Мостафина, Ольга Овчинникова, пешекче Ольга Тукаева, шәфкать туташлары Лимуза Фәхретдинова, Лидия Чернова кебек алар да коллективта үз эшләренә бирелгән, фидакарь, намуслы хезмәткәрләр. Тагын әле биредә массаж ясаучы ике яшь егет тә бар – Дмитрий Михайлов белән Николай Егоров. Икесе дә Дорга авылыннан, сыйныфташлар, бергә армиягә барганнар, бергә медицина училищесында укыганнар. Дмитрий өйләнгән, гаиләсен кайгырта. Егетләрнең Чепьядагы «Наз»га кайтып эшли башлауларына әле күп түгел, шулай да әби-бабалар, «Егетләрне саклагыз! Беркая да җибәрмәгез!» дип өндәп кенә тора. Чөнки хезмәтләрен күңел биреп башкаралар.

2005 елда ачылганнан бирле биредә унынчы тапкыр ял итәргә килүчеләр дә бар икән инде. Биредәге кадер-хөрмәттән, аш-судан, тернәкләндерү процедураларыннан, персоналдан һәркем канәгать. Моңарчы да шулай булды, моннан соң да шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чепья авылы «Наз» тернәкләндерү үзәге