Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Егетләр тырышып эшләделәр"

Радик Садыйков 1946 елныӊ 30 мартында Яшел Үзән шәһәрендә туа. Бераздан гаиләсе Балтачка кайта.

Балтач урта мәктәбен тәмамлагач, Казан авыл хужалыгы институтыныӊ укый, «инженер-механик» белгечлеге ала. Аримия сафларында хезмәт иткәч Әлки районында эшли, соӊыннан Балтач районы «50 лет ВЛКСМ» колхозында, Чепья «Сельхозтехника»сында баш инженер булып хезмәт куя.1978 елдан районда Казан шәһәренеӊ «Татмелиорация» берләшмәсенеӊ механикалаштырган производство участогын оештыра, берничә елдан ул аерым оешмага әверелә. 1991 елга кадәр Радик Садыйков аныӊ җитәкчесе була, өч ел баш инженер булып эшли. 1994 елдан районда газ кертү буенча «Татгазстрой» оешмасыныӊ участогы барлыкка килә, 2002 елга кадәр Радик Садыйков аныӊ җитәкчесе була. Ул эшләгән чорларда Чепьядан Смәелгә, Алан авылына газ трассалары салына, ул авылларда, Салавычта, Бөрбашта шәхси йортларга, Бөрбаш мәктәбе котельныена газ тоташтырыла. "Әлхәмдүли Лләәһ, егетләр бик тырышып эшләделәр, халыкны утын һәм күмер ягудан коткарып яхшылык эшләгәннәр икән, аларга меӊе белән кайтсын", ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев