Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Егетнеӊ үлемендә Бердәм Дәүләт имтиханы гаеплеме?

Татарстанныӊ Кайбыч районы Зур Кайбыч авылында 18 яшьлек 11нче сыйныф укучысы үз-үзенә кул салган. Күп кенә массакүләм матбугат чаралары бу очракта имтиханнарны гаепләп яза башладылар.

Егетнеӊ үлемендә Бердәм Дәүләт имтиханы гаепле, дип әйтергә урын юк сыман. Математикадан БДИны ул «5»ле билгесенә, рус теленнән 57 балл җыеп, «4»ле билгесенә тапшырган. Җәмгыять белеменнән имтиханны тапшырганныӊ икенче көнне өендә ул шушындый адымга барган.

Сораштырган кешеләр әйтүенчә егет тырыш, үз-үзенә таләпчән булган. Ул семьяда бердәнбер бала, әнисе белән генә торган. Әтисе күптән вафат. Якыннары һәм дуслары аныӊ бу адымына бик гаҗәпләнгәннәр.

Хокук саклау һәм тикшерү органнары тарафыннан бу фаҗиганеӊ төп асылын ачыклау бара.

Фото: http://today.29ru.net/kazan/2014-06-16/news/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250