Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Егоровлар гаиләсендә өч телгә дә хөрмәт зур

Сөбханаллаһ, күз тимәсен дип башлыйм язмамны, сез дә шулай диярсез!

Була бит ул җир йөзендә җанга рәхәт кешеләр! Cоңгы елларда гына Дорга якларыннан Балтач бистәсенә күченеп килгән Егоровлар кебек. Журналист өчен бар яктан да әзер тема алар – халыклар бердәмлеге уңаеннан да, туган телләр ягыннан да, күп балалы, үрнәк, тату, хезмәт сөючән, туганчылыклы, туган якны, туган нигезне ташламаучы, зыялы гаилә буларак та язарлык аларны. Социаль челтәрләрдәге битләремә урнаштыруга ук, алар турында язарга хәер-фатихасын бирүчеләр күп булды, шуңа да кулыма каләм алдым.

Руслан Егоров Дорга авылыннан, керәшен егете. Светлана Улисьялдан (районда бердәнбер мари авылы), мари кызы. Дискотекалар гөрләгән туксанынчы еллар. Улисьялда көн дә музыка, яшьләр күп, чит авыллардан да килә. Иң беренче тапкыр Руслан Светаны Яңа ел бәйрәмендә күреп ала, 1999 ел була бу. Башта сүз атып кына йөри, кыз бик тәрбияле, горур, йөгереп килеп кочакка керә торганнардан түгел. Ниһаять, апрельдән егет белән кыз очрашып йөри башлый. Шул көннән башлап, җиде ел үтә, аннан инде Руслан яраткан кызының кулын сорап килә. Шулай итеп, мари кызы белән керәшен егете гаилә кора.

– Җиде ел буе мин татар телен белмим диде, марича гына сөйләшеп, русча аралашып йөрде, – ди Руслан. – Килен булып килүгә татарча сөйләшә башлады. Бик кызык тоелды инде миңа шул чакта.

Светлана татарча әйбәт белә, чөнки башлангычны тәмамлап, Чепья урта мәктәбенә күчүгә аларга татар теле укытыла башлый.

Гаиләдә Егоровлар татар телендә аралаша. Уллары да татарча сөйләшә, өч егетнең дә исемнәре русча – Кирилл, Глеб, Егор. Светлана мари телен күңелендә йөртә, әтисе Анатолий Иванович белән туган телендә сөйләшә. Тик менә уллары мари телен алай ук яхшы белми булып чыкты, бабайлары да оныклары белән татар телендә аралаша икән. «Әгәр үзләре теләсә, без аларга мари телен өйрәтергә риза», – ди Руслан белән Светлана. Светлананың әтисе мәктәптә газ операторы булып эшләгән, әнисе укытучы, кызганыч, җәмгыятькә игелекле өч кыз бүләк иткән ана бик иртә дөнья куйган. Светлана иң олысы, башлангыч сыйныф укытучысы, Балтач гимназиясендә 3 сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе; уртанчылары Ирина – Мәскәүдә, шәфкать туташы, Надеждалары Казанда яши, балалар бакчасында методист.

– Әттә (кайнатасы) Олег Михайлович – шофер, әннә (кайнанасы) Ольга Тихоновна терлекче иде, – дип дәвам итә Светлана.–  Алты ел бергә яшәдек. Ике як та православие динен тоткач, бәйрәмнәр дә бертөсле рухта үтте һәм үтә.

Олылардан күрмәк, яшьләр дә хәзер йолаларны, гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Раштуа, Пасха бәйрәмнәре җиткәндә, Егоровларның бөтенесе дә Доргага төп йортка җыйнала, биредә әни исән-сау, зур бакча тота. Пасхада иртәнге дүрттә балалар йомырка, тәм-том җыярга чыгып чаба, бәйрәмгә чаклы хатын-кызлар йомырка кызарта, ир-егетләр шашлык әзерли. Доргадагы шушы изге йорт барлык туган балаларын, кияү-киленнәрне, оныкларны, кода-кодагыйларны, һәрбарчасының да дус-ишләрен бергә җыя, якынайтып яшәтә. Доргада озак еллардан бирле узучы Изге Тихон көнен бәйрәм иткәндә (райондашлар телендә Дорга бәйрәме дип йөртелә) Егоровларның туганчылык-лы булулары күз алдында – биредә алар чатырлар корып, туганнары белән бергәләшеп килгән кунакларны сыйлыйлар. Өлкәннәр өчен аерым, яшьләр һәм балалар өчен аерым чатырлар кора алар. Руслан Егоров гаиләдә уртанчы бала, абыйсы – Владислав, сеңлесе – Марина. Әтисенең сеңлесе мәрхүм булгач (Валера абый белән аның хатыны Роза апаның чирдән савыга алмый үлүләрен райондашлар яхшы хәтерли, Валера абый укытучы, Роза апа хастаханәдә эшли иде), бер кызы һәм улы ятим кала. Русланның сеңлесе Марина шул балаларны тәрбияләп үстерә, кыз бала Регина, әти-әнисенең үлеменнән соң, табиб булырга карар кыла һәм бүгенге көндә ул дипломлы табибә – терапевт, уллары Юра Казанда үз фирмасын булдырып эшли.

«Нәселебездә бердәнбер табибә», ди Руслан Егоров сеңлесе белән горурланып. Ә болай Егоровлар нәселендә механиклар-инженерлар-шоферлар, бизнес белән шөгыльләнүчеләр күп икән. Руслан Егоров үзе бүгенге көндә Куныр авыл җирлеге башлыгы, аңарчы «Активист» хуҗалыгында төрле җаваплы эшләрне башкарган.

– Иң беренче урынга туганчыллык кадерен куябыз, – ди Руслан Егоров. – Нинди күмәк, авыр эш бар, бергәләшеп эшлибез. Әле менә шушы көннәрдә, туганнарыбыз белән бергә табигать кочагына чыгып кердек.

Чыннан да, өй юсалар да бергә алар, каз йолкысалар да бергә, казылыкны да бергә ясыйлар, төзелеш, бакча эшләре дә уртак.

Бакча дигәннән, Руслан Егоровларның Балтачтагы яңа нигезләренә сокланмый мөмкин түгел. Җиләк-җимеш агачлары да бик зур тырышлык белән генә үскән җирлекне алар гөлләр-сөмбелләр иленә әверелдергәннәр.

– Балчыкны «КамАЗ» машинасы белән Улисьялдан кадәр ташыдык, шуңа чәчәкләребез шаулап чәчкә ата, җиләк-җимешләребез күпләп уңыш бирә, – ди алар. Быелгы корылык кичергән чорда да аларның бакчалары шау чәчәктә, мул уңышта.

Хезмәт сөйгән, тату яшәгән кешенең генә йорты төзек, хуҗалыгы бөтен, күңеле тулы илһам була торгандыр ул. Бөтен эшне дә бергәләп эшлибез, малайлар да булыша, эшкә өйрәнеп үсә, ди алар.

Туган телне – газиз ана телен күңелдә саклап йөртү, башка милләт вәкиле белән риза булып тормыш кору, ике якның да гореф-гадәтләрен үтәп яшәү тормышны ямьләндерә, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыта гына.  Бу уңайдан Егоровлар гаиләсе чын мәгънәсендә үрнәк, андыйлар җәмгыятебез өчен дә кадерле. Милли хисләрдән тыш, әлеге гаиләдә мин чын ярату чаткыларын да тойдым – ирнең хатынына, хатынының иренә карата җылы, ягымлы карашта чагылды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы