Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Экология» илкүләм проекты буенча Татарстанда 2,5 мең гектарда урман торгызылды

2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Шул исәптән 1770 гектарда ясалма урман утырту үткәрелгән.

Узган ел Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда 2598 гектарда урманнарны киселгән агачлардан, черегән агачлардан һәм чүп-чардан арындыганнар, 1128 гектарда агачларһәлак булган.

«2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектарда ясалма урман утырту үткәрелде. 36 гектарда катнаш урман утырту, 542 гектарда табигый үсешенә булышу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.

2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн сум.

Бу акчага 4,8 мең гектар мәйданда урман утырту һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн үсенте үстерү планлаштырыла.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология