Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эксперт: Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт Конституциядә беркетелергә тиеш

Үсеп килүче буынны дөрес тәрбияләп кенә хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкин.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Яңартылган Конституциядә РФ Хөкүмәтенең җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы караш формалаштыру — дөрес юнәлештә бер адым, дип саный Казан котокафесы директоры Ольга Александрова.

«Бу ышанычлы адым. Әмма иң мөһиме — хайваннарга карата мөнәсәбәтне җәза аша түгел, ә тәрбия аша үзгәртергә кирәк», — дип билгеләп үтте Александрова.

Аның сүзләренә караганда, үсеп килүче буынны тәрбияләү нәтиҗәсендә хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкин. «Балалар хайваннар белән күбрәк аралашкан саен, алар кешелеклерәк була башлый», — дип өстәде котокафе директоры.

Искәртеп үтәргә кирәк, Төп законның 114нче маддәсенә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә торган төзәтмәләр нигезендә, РФ Хөкүмәте илнең уникаль табигый һәм биологик күптөрлелеген саклауга, җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыра.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе хайваннарны саклау