Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эксперт РФ Конституциясенә төзәтмә турында: табигать дөньясын сакларга кирәк — ул уникаль

Илнең табигый байлыкларын саклауга тулысынча исәп тотарга Россиянең төп законына кертелә торган төзәтмә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Конституциясенә әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы төзәтмә кешенең табигатькә йогынтысын киметергә ярдәм итәчәк. Бу турыда КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев белдерде.

«Һичшиксез, мин бары тик "риза"! Табигый дөньяны сакларга кирәк, ул бит уникаль һәм йогынтылрга буйсынучан. Хәзер бездә ниләр бар? Кешенең табигый мохиткә көчле йогынты ясавы аркасында парник газлары бик зур чыгарыла нәтиҗәдә океаннар оксидлаша,", - дип билгеләп үтте профессор.

Шулай ук Переведенцев кешеләр гаебе белән, парник эффекты аркасында глобаль һава температурасы ике градуска артырга мөмкин, бу бөтен планета өчен бик начар, дип белдерде.

РФ Конституциясенең 114 нче маддәсенә төзәтмә нигезендә, Хөкүмәт гражданнар тормышы өчен уңай шартлар тудыру һәм әйләнә-тирә мохиткә хуҗалык һәм теләсә нинди башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын киметү буенча чараларны тормышка ашырачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе