Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эксперт: Россия халкы Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

Гражданнарның 70 проценты тавыш бирүдә катнашырга ниятли.

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Конституциягә төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, ил гражданнарының күпчелеге сайлау участокларына килергә җыена. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод шундый фикер белән уртаклашты.

«Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге 12 мартта үткәргән сораштырудан күренгәнчә, сораштырылучыларның 45 проценты сайлау участокларына киләчәген төгәл әйткән, тагын 24 проценты: „Мөгаен, килербез“, — дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер», — диде Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне иҗтимагый палата, сәяси партия, иҗтимагый оешма вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар да катнаша ала, шулай ук видеокүзәтү куллану хуплана. Мәгълүматларны фальсификацияләүдә җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.

Искәртеп узабыз, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе