Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел ахыры – ел башы

Яңа ел якынлашкан көннәрдә кайбер оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләренә: «Сезнең өчен нинди ел булды? Алдагы елдан ни көтәсез?» – ише традицион берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Рифат Закиров – «Водстрой» ширкәте җитәкчесе:
–2020 ел эш өчен бик әйбәт ел булды. Эш күп булды, коллективтагы һәр кеше тырышып эшләде. Яңа елны шактый матур нәтиҗәләр белән каршылыйбыз. Иң зур эшләрдән Балтач бистәсендәге «Хыял» яшьләр үзәге,  Смәел мәдәният йортларына капиталь ремонтларны әйтергә кирәктер. Икесе дә бик кирәкле, күптән көтелгән ремонтлар иде. Бик күркәм, бик матур да килеп чыкты. Әлеге ремонтлар турында әйбәт хәбәрләр ишетү, кешеләрнең канәгать булуын күрү бик күңелле. Бу көннәрдә төзүчеләребез Шеңшеңәр мәктәбе бинасында эшли. Биредә бушап калган өлешкә капиталь ремонттан соң балалар бакчасы күченәчәк. Шөкер, үз алдыбызга куйган планнарны артыгы белән үти алдык, әле үзебезнең районнан тыш республика күләмендә дә шактый эшләр башкардык. Бу нисбәттән киләсе ел да шактый өметле күренә.

Наил Сафиуллин – «Стройград» ширкәте җитәкчесе:
–Быелга планлаштырылган эшләрне вакытында, үзебез теләгәнчә эшли алдык, монысы бик тә сөенечле. Балтач бистәсендәге икенче номерлы балалар бакчасында зур суммада, бик күп эш эшләнде. Капиталь ремонт нәтиҗәләреннән бик күпләр канәгать дип беләм. Балтач урта мәктәбендә ремонт тәмамланып килә, Килидә бер йорт төзелә. Әлегә киләсе елга зур эшләр күренми кебек, әмма барысы да вакыт эше, барысы да әйбәт булыр дип ышанасы килә.

Азат Дәүләтшин – «Балкыш» кооперативы җитәкчесе:
–Безнең өчен бик тә авыр ел булды бу. Юкса, кооператив өчен бик тә өметле башланган иде... Өч еллык хезмәтебез нәтиҗәсе буларак, бөтен уңайлыклары булган заманча комплексны ачтык, эшкә кешеләр алдык. Әмма пандемия сәбәпле, бөтен планнарыбыз юкка чыкты, сатулар бетте. 24 пайчы һәм 15ләп эшче алдында җаваплылык бар бит. Шулай да төшенкелеккә бирелмәскә,  авырлыклар вакытлыча булыр, киләсе елда барысы да уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез.

Рауза Зиннәтуллина – мәгариф ветераны, Яңа Салавыч авылы:
–Бу елның авырлыклары турында күп яздылар, күп сөйләделәр инде. Шуңа күрә мин матур хатирәләр турында гына әйтергә булдым. 2020 елда миңа 80 яшь тулды. Шулкадәр зурладылар үземне! Туганнарым, гаиләм генә түгел, котламаган кеше дә калмады бугай. Авылдашлар, күршеләр, элекке укучыларым, үзем эшләгән Салавыч мәктәбе коллективы, район мәгариф бүлеге, район җитәкчелеге... Инде юбилеем үткәнгә күп вакыт үтсә дә, әле дә шул хатирәләр белән яшим. Мине сөендергән, зурлаган һәр кешегә рәхмәт укып яшим. Киләсе елларда һәр кешегә шушылай кадерле, кирәкле булып яшәргә насыйп булсын!

Әлфинур Сафиуллина – Чутай авылы:
–Быел яз аенда Бөтендөнья татар конгрессы “Татарлар” газетасы белән берлектә “Татар авылы-2020” конкурсы игълан иткән иде. Конкурсның максаты татар авылларын, аның уңган кешеләрен барлау иде. Мин бу конкурска бер язма һәм биш фотоязма җибәргән идем. “Авылым кешеләре” дигән номинациядә өченче урын алдым. Төрле төбәкләрдән килгән күпсанлы эшләр арасында югалып калмавыма бик сөендем. Әле бу көннәрдә генә Казанга,  Бөтендөнья татар конгрессы бинасына бүләкләү тантанасына чакырдылар. Мул сыйлы табын артында, бик матур чарада катнаштым. Исән-сау булып, тагын шундый конкурсларда катнашырга язсын дип кайттым.

Сәлимә Габделхакова – Яңгул авылы:
–2020 ел бар кеше өчен дә хәвефле, авыр ел булды. Әмма нинди генә ел булса да, шөкер итәм, сабыр булырга тырышам. Үзебез, туганнар, якыннар, балаларым, оныкларым, дусларым исән-сау, югалтулар булмады, елның авыр афәтләре читләтеп үтте, шөкер, Аллаһы Тәгалә саклады. Күргәннәргә күркәм сабырлыклар телим. Ә үземә килгәндә, иҗатым өчен бик тә уңышлы ел булды, ялкынланып иҗат иттем һәм итәм, төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яуладым. Киләсе ел да уңышлы булсын, кайгы-хәсрәтләр шушы елда калсын! Бар кешегә дә сәламәтлек, бәхет, тынычлык телим. Районыбыз гөрләп чәчәк атсын, ә без аның белән горурланырга өйрәник!

Солтан Ибраһимов – “Смәел” хуҗалыгының элекке рәисе:
–Үзем авыл хуҗалыгында эшләгән кеше буларак, 2020 ел авылыбызда, районда рекордлы уңышлары белән хәтеребездә калачак дим мин. Авылыбызның өлкәннәре дә моның кадәр уңай, әйбәт килгән елны хәтерләмибез, диләр. Икенчедән, авылыбызда 1967 елда үзебезнең авыл кешеләре бернинди проектсыз төзеп чыккан, заманында районда иң матур, иң әйбәт мәдәният йорты булган мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалу зур вакыйга булды. Хәзер җирле үзидарә, мәдәният йорты, медпункт шул бер бинада. Искиткеч матур, җылы, бөтенесе бер урында булгач, авыл халкына да бик уңайлы. Бу эштә хезмәте, өлеше кергән һәр кешегә, район җитәкчеләренә дә бик рәхмәтле без. Шөкер, әлегә бөтен дөньяны куркыткан “таҗлы вирус” та авылыбызда әлләни сизелмәде. Алга таба да исән-имин яшәргә язсын, тормышыбызда шатлыклы вакыйгалар күп булсын, хәерле хәбәрләр генә ишетергә язсын!

 

Җавапларны Гөлсинә Яруллина язып алды.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру Яңа елны каршылап