Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел азагы – ел башы: Безнең Заман Герое Госман Хәсәншин фикерләре

Ел азагы – ел башында Норма авылында гомер кичерүче мәгариф ветераны, кул эшләре остасы Госман ага Хәсәншин Безнең Заман Герое булып куйды бит әле!

Әлеге уңайдан менә ниләр сөйли ул:

– Идел буе Федераль округы тарафыннан «Бердәм Россия» һәм «Яшь Гвардия» оешмалары ярдәмендә үткәрелгән бәйгедә XX гасыр башында «Татар йорты мохиты» номинациясендә кыйммәтле бүләккә, диплом, «Безнең заман герое» медаленә лаек булдым. 71 яшемдә герой исеме бирделәр миңа. Уннан артык субъектны берләштергән округтан бит бу, кул эшләнмәләре, җәмәгать эшләрендә актив катнашуым, һөнәрләремне яшь буынга җиткерүем өчен күрше-тирә районнардан мине сайлап алганнар. Бернинди заявка да бирмәдек, бирүче дә булмады дип беләм. Массакүләм магълүмат чаралары аша ачыклаганнар да ( бу урында матбугатның көчен бәяләми мөмкин түгел!!! З.Ш.), мине сайлаганнар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов ярдәме белән, тормыш иптәшем Әлфия белән Казанга тантанага бергәләп бардык, бүләкне алып кайттык. Олы кешенең йөрәге түзми бит инде аның, шатлыгымны тизрәк озак еллар яратып укый торган «Хезмәт»ем белән уртак-лашырга йөгердем!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Госман