Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел дәвамында Чаллы кызы өч бала тапкан

Бу бик сирәк очрак, әмма була икән...

Узган якшәмбедә, 20 декабрьдә, төнлә, 2 сәгать 45 минутта, Кама балалар медицина үзәгенең (КБМҮ) акушер-гинекологлары хатын-кызларда 2020 елда өченче бала табуны кабул иттеләр.

Яңа туган сабыйны әти-әниләр Сәид дип атадылар. Ул 3590 граммлы һәм 53 сантиметрлы үсеш белән туган.

Шунысы игътибарга лаек, нәкъ 11 ай элек, ягъни агымдагы елның 20 гыйнварында Чаллыда яшәүче бу ханымның игезәк – Сафия һәм Кәбирә исемле кызлары дөньяга килгән.

«Хатын-кызның беренче һәм икенче бала табулары арасында мондый кыска вакыт, хәтта тугыз ай да була, – сирәк түгел, - дип хәбәр итте КБМҮнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Алексей Экстрин. - Әлеге хәл шунысы белән кызыклы,  Чаллыда яшәүче бу ханым бер календарь елы кысаларында күп балалы ана булды. Хәзерге вакытта бала табучы һәм сабый үзен яхшы хис итә".

Фото: КБМҮнең матбугат хезмәте

Тулырак: chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күп балалы әниләр