Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ел хәйриячесе” исеменә лаек райондашларыбыз.

Татарстанда 2006нчы елдан бирле хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет эшли. Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге бу совет инициативасы белән 2007нче елдан "Ел хәйриячесе" дигән республика конкурсы үткәрелә.

Монда республиканың, үз районының икътисадый һәм сәяси үсешенә зур өлеш кертүчеләр бүләкләнә. Быел бу конкурска безнең районнан "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Булат Зыятдинов гаиләсе белән һәм район коммуналь хуҗалыгының су белән тәэмин итү бүлеге мөдире Фаил Габдрахманов барды.
Башкаланың "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелгән "Мәрхәмәтле Татарстан" тантанасында катнашып, бүләкләнеп кайттылар. Карадуганнан Фирая һәм Булат Зыятдиновлар гаиләсе (рәсемдә) үз авыл җирлекләрендә узучы барлык төр чараларда актив катнашучы һәм төп иганәче булып тора. 5 бала атасы Булат Бакиевич район әтиләр советын җитәкләүче буларак та таныш. "Кече бизнес оешмасы" номинациясендә ул Республика лидерының Рәхмәт хаты һәм сертификат белән бүләкләнде.
Ә Фаил Габдрахманов 2000нче елдан бирле Балтачта, бигрәк тә туган авылы Чапшарда яшәүче өлкәннәргә, матди хәле авыр гаиләләргә төрле ярдәмнәр күрсәтә. Ел саен район эчке эшләр бүлеге тарафыннан үткәрелүче хәйрия акцияләрендә актив катнаша. Туган авылында чишмә суын өйләргә китерүдә ярдәм итүе белән мәгълүм шәхес. Ул "Шәхси зат" номинациясендә бүләкләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250