Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Еланнар уяна башлады

62 яшьлек ир-ат елан чагудан анафилактик шок кичергән

Чувашиядә еланнар уяна башлаган. Чабаксарда яшәүче ир-ат кулын кара елан чакканнан соң хастаханәгә эләккән. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән PRO город порталы яза.

Ир-ат бу хәлнең ничек булганын да сөйләгән. Ул бакчага чыккач, чүп алырга җиргә иелә һәм кулына кара елан ябыша.

«Урманга күпме йөрдем, җиләк-гөмбә җыйдым... Еланнар очраса да, тиз-тиз генә шуышып китә иде. Ә монда бигрәк көтмәгәндә килеп чыкты», — дип сөйләгән 62 яшьлек ир.

Елан чагуның куркыныч булуын аңлап, ул поликлиникага мөрәҗәгать итә. Кисәк кенә кан басымы да төшә. Беренче ярдәм күрсәткәч, медицина хезмәткәрләре «03» хезмәтен чакырта.

«Ашыгыч ярдәм» машинасында килгән ир-атта анафилактик шок иде. Кан басымы түбән булудан тыш, тахикардиясе дә бар иде, күңеле болганды, косты, йөзе ап-ак, ә тиресе дымлы иде. Әз генә кагылудан да көчле авырту булды", — дип сөйләгән табиб-токсиколог Марина Сидорова.

Табиблар шундук тиешле чараларны күрә, столбнякка каршы сывороткалы укол ясыйлар. Билгеле буларак, еланнар тычканнар белән туклана, ә алар исә бик күп кискен инфекция, шул исәптән столбняк чыганагы да булып тора.

Чувашиядә кара еланнар башлыча Заволжьеда, Марийнский Посад, Красноармейский һәм Шумерлин районнарында очрый. Әмма теләсә нинди елан, хәтта тузбаш тешләсә дә реакция булырга мөмкин. Шуңа күрә, елан чакса, ашыгыч рәвештә ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: еланнар