Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электроника эшкә җигелде

Берничә атна элек кенә онлайн тормышны күзалдына да китерә алмаган идек. Әмма үзебез дә сизмәстән хәзер тулаем шуның белән яши башладык. Дистацион уку-тәрбия. Әлеге яңалыкны төрле кеше төрлечә кабул итте: уңай якларын күрүчеләр дә, авырлыклар белән очрашучылар да булды.

Концертларны онлайн карап, аш-су осталарыннан мастер-класслар алып, өйгә китереп бирү хезмәтеннән куллануыбыз яшәү рәвешебезгә әйләнде
Мәгариф
Берничә атна элек кенә онлайн тормышны күзалдына да китерә алмаган идек. Әмма үзебез дә сизмәстән хәзер тулаем шуның белән яши башладык.
Дистацион уку-тәрбия. Әлеге яңалыкны төрле кеше төрлечә кабул итте: уңай якларын күрүчеләр дә, авырлыклар белән очрашучылар да булды. Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен киртәләр булды дип белмибез. Ә менә башлангыч сыйныф укучыларына әти-әниләр ярдәменнән башка уку бик авырга туры килде. Эштә булганнар да бар бит арабызда. “Интернет яхшы тотса, авырлыгы сизелми. Анысының көйсезләнгән чаклары да еш була бит”, ди әти-әниләр.
Укучылар үзләре исә бу төр укуга ничек карый? Тере аралашу, көндәлек тәртипкә салынган мәктәп режимы күп кенә укучыларны сагындырырга өлгергән инде. Әмма арада болай уңайрак, рәхәтрәк диючеләр дә очрый.
Балалар бакчаларында да онлайн тормыш гөрли. Шөгыльләр, конкурслар, бәйгеләр барысы да дәвам итә. Бу кадәргесе ике арадагы элемтә өзелмәсен, балалар бакча режимын онытмасын дип эшләнә, дип аңлата тәрбиячеләр.

Менә шулай башка сыймаслык хәлләрнең гадәти тормыш рәвешебезгә әйләнүенә шаккатып, узгынчы борчулар-мәшәкатьләр булсын дип онлайн тормышта яшәп яткан мәлебез. Барысы да хәерлегә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дистанцион уку