Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элемтәне өзмим

Республикабыз журналистлары Матбугат көнен бәйрәм иттеләр. Шул уңайдан газетабызның даими хәбәрчесе Нурзада Сәмигуллин белән сөйләшеп алырга булдык.

- Нурзада Гәрәевич, матбугат бәйрәмен ниндиерәк хисләр белән каршыладыгыз?
- Үз гомеремдә миңа хезмәт эшчәнлегем нәтиҗәсендә күп профессиональ бәйрәмнәрне үткәрергә туры килде. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен, укытучылар һәм физкультурачылар көнен. Ә бу бәйрәм исә мине 40 елдан артык инде озатып йөри. Әйе, газетабызга беренче адымымны 1972нче елда Ор башлангыч мәктәбендә Халыкара балалар көненә багышланган мәкаләм белән башлап җибәргән идем. Шул мәкаләдән соң мин газетаның ул вакыттагы хатлар бүлеге мөдире Ләйсән Кариевадан хат алдым. Даими рәвештә язарга кушкан иде ул миңа. Аллага шөкер шул вакыттан бирле минем газетабыз белән элемтәмне өзгәнем юк. Язган мәкаләләрем томлыклар булып җыйналды инде.

Баштагы язмаларымда районыбызның комсомол, яшьләр, авыл хезмәтчәннәре тормышын чагылдырган булсам, соңарак башым-аягым белән мәгариф, экология, спорт дөньясына чумдым. Заманында «Урожай» ирекле-спорт җәмгыяте рәисе булып эшләгәндә бер спорт ярышы да бездән башка узмады. Республика ярышларында күп булырга туры килә иде. Ул вакытта газетабызда да спортка зур урын бирелә торган иде. Бик күп ярышлардан репортажлар әзерләргә туры килде, спорт осталарыбыз турында язмаларым даими чыгып барды. Зур рәхмәт, бүгенге редакторыбызга да. Дустанә, бернинди каршылыкларсыз эшләп киләбез. Моннан 22 ел элек районыбызның татарча көрәш легендасы булган Газиз абый Газыймов турындагы мәкаләмне укыгансыздыр инде. Бу мәкаләм өчен мәрхүмнең туганнарыннан, дусларыннан, укучыларыннан бик күп рәхмәт шалтыратулары алдым. Рәхәт булып китә шул чакта.


- Соңгы вакытта Премьер-министр урынбасары Марат Готыф улыннан да төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алуыгызны беләбез. Алары да шушы спорт белән бәйледер инде?
- Моннан өч ел элек республикабызда беренче татар спорт газетасы «Безнең спорт» чыга башлады. Аның беренче саннарыннан ук даими хәбәрчесенә әйләнеп киттем. Даими рәвештә районыбыз спорты турындагы язмаларым чыгып килә. «Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә ярышларда ел саен иң яхшы журналистларны да билгеләп узалар. Газета коллективы, федерация тарафыннан 2010, 2012 елларның иң яхшы журналистлары арасына тәкъдим ителдем. Заманында районыбызда эшләп киткән, республиканың дәрәҗәле кешесе кулыннан бүләк алу минем өчен аеруча зур шатлык булды. Билгеле, ул бүләкләр миңа киләчәктә дә зур бурычлар йөкли дип беләм. Кыскасы, язасы да язасы әле.


- Рәхмәт, әңгәмәгез өчен. Алтын каләмең киләчәктә дә тутыкмасын, мәкаләләрең белән безне шулай сөендереп тор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250