Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Еллык отпускны икегә бүлеп бирү дөресме?

Россия Хезмәт министрлыгы хезмәткәрләргә еллык отпускны икегә бүлеп бирү өчен кешенең рәсми ризалыгы булырга тиешлеген искәртте. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Отпускны икегә бүлү турында килешү ике яктан да ризалык булган очракта төзелә. Предприятие җитәкчесе дә отпускны ике өлешкә бүлүгә ризалык бирергә тиеш. Хезмәткәрне отпускын ике өлешкә бүлеп алырга мәҗбүр итү законга каршы килә. Аны беркем дә мәҗбүри рәвештә отпускын икегә бүлергә тиеш түгел. Бу кагыйдә Россия Хезмәт кодексының 1 өлешендәге 125 маддәдә ачыклана.


Әгәр яклар килешә алмаса, ел саен бирелә торган түләүле отпуск тулысынча бирелергә тиеш. Аның башы отпусклар графигында күрсәтелә. Закон буенча, бу график алдан төзелергә тиеш.

Ләкин монда бер нюанс бар. Әгәр ике як та килешеп, отпуск ике өлешкә бүленсә, аның бер өлеше 14 көннән ким булмаска тиеш.

Моннан тыш, эшкә урнашканнан соң, икенче елдан башлап хезмәткәр отпускны үзе теләгән вакытта ала ала. Әлбәттә, ул бу карарын отпусклар графигында алдан күрсәтергә тиеш.

Әгәр җитәкчелек хезмәткәрне тулы булмаган отпускка мәҗбүри җибәрсә, компаниягә 50 мең сум күләмендә штраф салулары ихтимал.

https://intertat.tatar/copayjavap/ellyk-otpuskny-ikeg-b-lep-bir-d-resme/

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев