Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эльмира Зарипова эшсез кешеләр өчен актуаль вакансияләрне атады

Хәзер республикада ике эш эзләүчегә бер вакансия туры килә, 2020 елның кризисы 2009 һәм 2014 еллардагыдан шуның белән аерылып тора.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Эшсезләр өчен актуаль вакансияләр турында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Төзелеш туктамады. Бу республикада кабул ителгән җитди карар. Кайбер төбәкләр башка карар кабул итте. Бу шартларда төзелеш локомотив булды. Бүген 1,5 мең ярдәмче эшче таләп ителә, өстәвенә, хезмәт хакы 70 мең сумга кадәр. Эретеп ябыштыручы, бетончы, арматурщик, монтажчы кирәк», — дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Транспорт тармагы да хезмәткәрләргә мохтаҗ. Татарстанның эре шәһәрләрендә 1 меңгә якын җәмәгать транспорты йөртүче вакансиясе бар, тагын 700гә якыны — кондуктор.

«Хезмәт хакы республика буенча уртача хезмәт хакы белән чагыштырырлык. Уртача хезмәт хакы — 36-37 мең сум, ә транспорт тармагы буенча — 40 мең сумга кадәр», — дип өстәде министр.

Сәүдә үзәкләре ачылу белән Татарстанда сатучыга, төрле эшчегә, склад эшчесенә ихтыяҗ барлыкка килде.

«Бу кризисның 2009, 2014 еллар кризисларыннан аермасы ул вакытта вакансияләр булмауда. 2009 елда 60 меңгә якын эшсез булган һәм тугыз эшсезгә бер вакансия булган. Ә хәзерге шартларда эре бизнеста элеккечә хезмәткәрләргә ихтыяҗ бар. Тәкъдимнәр бар, ике эшсезгә бер тирәсе вакансия бар. Бу аерма вазгыятькә уңай карарга мөмкинлек бирә», — дип сөйләде министр.

Зарипова сүзләренчә, эшсезлек темплары кими, ә яңа кешеләр хезмәт биржасына актив килә. Ул эшсезләргә эшкә урнашу мәсьәләсен көзгә кадәр кичектермәскә киңәш итте.

Фото: Руслан Рәхимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезлек