Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Энҗе Зарипова: "Әни булу бәхете минем өчен дөньядагы иң зур бүләк ул!"

Энҗе Зарипова, Пүскән авылы, өч бала әнисе.

«Иң беренче мәртәбә кулларыңа үз сабыеңны алу нинди олы куаныч. Ә инде аның артыннан бер-бер артлы яңадан да әни булган көннәр онытылмаслык мизгелләр.
Әни булу бәхете минем өчен дөньядагы иң зур бүләк ул! Әни булу – ул зур җаваплылык та, олы куаныч та, йокысыз төннәр дә. Балаңның беренче тапкыр «Әннә» дип дәшүен ишетеп,беренче адымнарын күреп чиксез куану да! Әни булу бәхетен, минемчә, бернинди матди кыйммәтләр алмаштыра алмый. Сабыена җил-яңгыр тидерми, бәхетле итеп үстерү дә,тормыш сынауларына бирешмичә ,авырлыклар алдында каушап калмыйча максатына ирешергә өйрәтү дә ул – ана бәхете.Тәүфыйклы, иманлы, ихтирамлы, шәфкатьле, мәрхәмәтле балаүстерү дә ул әни бәхете. Балачактан салган орлыклар тормыш тәҗрибәсе тупларга, дөрес яшәргә өйрәтә.Менә бу да әни бәхете.Абынмыйча, туры юлдан тайпылмыйча атлап барган балаларыңны күрү, аларның уңышларына сөенү – бу да әни бәхете. Без тормыш иптәшем Илшат белән өч кыз тәрбияләп үстерәбез. Олы кызыбыз Ләйсән медицина колледжын тәмамлап, Казанда эшли. Икенче кызыбыз Гөлназ программистлыкка укый. Кече кызыбыз Гүзәлебез әлегә Норма урта мәктәбенең җиденче сыйныфында белем ала. Баларым минем зур шатлыгым. Әни кеше өчен балаларның куанычлы хәбәрләре, аларны сине яратулары, кайтып хәл белүләре иң зур бәхет. Мин бик бәхетле әни! Бәйрәм көнендә иң изге теләгем җир йөзендә барлык әниләр дә бәхетле булсын».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев