Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ерак әбиле Смәел һәм шау майдан торган колхоз

Каенның хуш исле ботакларыннан әзерләнгән себеркесе (безнең якта аны “миллек” дип йөртәләр) исе борынга бәрелүгә, ерак әбиемнәрнең сап-сары агачтан эшләнгән келәтләре күз алдыма килә.

Келәт ишеген ачып җибәрүгә, каен исе, урман исе борынга керә; он, шикәр, бал белән тулы табак-савытлар, кибәргә эленгән каен миллекләре күзгә ташлана иде аларның... Келәт, мунча, баз – барысы да янәшә иде, алар тоташкан, яхшы такта белән тышланган, тыштан ап-акка буялган (моннан 40 еллар элек бу!) Бүген шул каен себеркесе исе мине балачакка кайтара. Ерак әбиле балачакка. Әниемнең әнисен без “ерак әби” дип үстек, яндагысын “әби” дип йөртәбез. Ә ерак әби ерактарак – безгә егерме биш чакрым булган Смәел дигән авылда яшәде. Газзәбикә исемле иде. Ерак әбинең вафатына да егерме ел узды инде, хәзер үзем дә урта яшьләрдә. Шул миллек исе ерак әбинең келәтенә генә түгел, Смәел урамнарына, авыл кырыеннан гына агып ятучы Шушма буйларына алып кайта.

Минем балачак җәйләренең бер өлеше Смәел авылында үтте. Дүрт-биш яшьләремнән үк таныш урамнар, таныш бакчалар... Смәел элек-электән төзек, бай авыл иде дип хәтерлим. Ишегалды саен кое. Ерак әбиләрнеке дә бар иде. Дөрес, ул кое авыр капкач белән ябылган була. Аны бала-чага ача алмасын дип, махсус шундый авыр капкач белән каплап куйганнардыр инде. Әмма ул коедан су бакчага сибәр һәм малларга эчерер өчен генә алына. Ә суны авыл уртасындагы чишмәдән алып кайталар. Чишмәнең улагы да бар. Улагында кер чайкыйлар. Мин анда әниемнең сеңлесе Мөнирә апага ияреп күп тапкырлар бардым. Хәзер генә барып күргән юк. Бармы икән ул улаклы чишмә, исәнме икән? Бардыр, көмеш суы бүген дә агадыр, чөнки уңган-булган халык яши Смәелдә, чишмәне юкка чыгармаслар.

Смәел халкы гомергә тырыш, уңган халык булды. Минем әни Мәүлия дә шундый. Эшкә нык, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара ул. Заманында чалгы белән печән чапканда кайбер ир-атларны да уза иде. Шөкер, әле дә эштән куркып тормый. Аның пешергән ипие генә ни тора! Саснада күршеләр аш-су мәҗлесе үткәрсә, әни ипи пешереп кертергә тырыша. Безгә дә ипине еш пешереп алып килә. Аштан соң күчтәнәч төрә башласаң, кайберәүләр: “Башка әйбер бирмәсәң дә була, әниеңнең бер сынык ипиен генә төр”, – диләр. Энем дә үзенә яр итеп Смәел авылы кызын сайлады. Люция дә уңган-булган, эштән куркып тормый, аш-суга да оста. Люциянең әнисе Рузилә апа гомер буе Смәел авылында укытучы булып эшләде. Люция дә, энем Әмир дә Сасна мәктәбендә белем нуры тараталар, авылда уза торган мәдәни чараларның күбесен бергәләп алып баралар.

Ә Смәел авылына килсәк, анда тормыш кызыклы иде. Иртүк көтү китүгә, авыл халкы дәррәү казларын Шушма болынына куа. Ә каз бәбкәләренең саны-ы! Хуҗалык саен элек-электән 20-30 баштан ким булмый иде. Ул вакытта кеше инкубатордан бәбкә алмый. Смәелдә йорт саен икешәр-өчәр ана каз асрала. Шунысы гаҗәп: Смәелнең ана һәм ата казлары булдыклылар иде. Бәбкәләре күп чыга, барысы да исән-имин үсә. Мин моны ерак әбиләрнең казларыннан да чыгып әйтәм. Әллә Шушма суы әйбәт үстергән, әллә үләне башка төрле булган, әллә ата каз бәбкәләрен оста саклаган – белмәссең! Мин, нигәдер, ерак әбинең бәбкә саклап утырганын хәтерләмим. Әллә мин Смәелгә бәбкәләр үсә төшкәч кенә бардым микән? Җәй саен сабантуйлар узгач, ике атна-ун көнгә бармый калмый идем үзе. Әти белән әни мотоцикл белән илтеп куялар. Ул чорда сабантуйлары июньнең егермеләре тирәсендә уза иде. Күрәсең, мин килгәнче бәбкәләр үсебрәк киткән булганнардыр. Ә бәлки саклап та утырмаганнардыр, ата һәм ана каз бала җанлы булса, сакчы нигә? Каз бәбкәләре дигәннән, бер кызыклы хәл искә төште. Смәел авылында колхоз элек

Шаумян исемен йөртте. Мин бала чакта шул Шаумянның нәрсә яки кем икәнен һич аңламадым. Нигәдер, Смәелдә кунакта вакытта сорый белмәгәнмен. Аны әнинең сеңлесе Мөнирә апа, һичшиксез, аңлатып биргән булыр иде, ул колхоз бухгалтериясендә эшләде. Саснага үз өемә кайткач, ничектер, яндагы әбием Фаһирәдән сорыйсы иттем. Әби заманында укытучы булган кеше. Степан Георгиевич Шаумянның әрмән милләтеннән булуын, Кавказда революцион эшчәнлек оештыручы икәнлеген, һәрхәлдә, белгәндер. Ә әбинең минем сораулардан башы да каткан булгандыр, гади генә итеп болай аңлатты: “Кызым, Смәелләр казны бик күп асрыйлар. Ерак әбиләреңдә дә бик күп. Казы булгач, мае да күп була. “Шау май” дигәнне аңлата ул Шаумян!” Мин тарих битләреннән укып, Шаумянның кем икәнен белгәнче, әбинең шушы хәйләкәр җавабына ышанып яшәдем. Әллә кайда яшәгән революционерның Смәел белән бәйләнешен генә аңлый алмадым.

Мине ерак әби үзенең дус карчыкларына-ахирәтләренә кунакка еш алып йөри иде. Ерак бабайның сеңлесе дәү тәтәләрдә (укытучы Фәхриҗамал), Сәрвәр һәм Наилә әбиләрдә, әнинең икенче буын туганы Ясирә апаларда, күрше Миңзифа апаларда әллә ничә тапкыр булганымны хәтерлим. Мине әни бер сумка күлмәк белән илтә. Ул вакытта кием-салым кибетләрдә тулып ятмый. Әмма миндә аллы-гөлле күлмәкләр күп була. Әни дә тегә, аннары яндагы әбиемнең Үзбәкстанда, Казахстанда яшәүче сеңелләре посылка белән миңа гел күлмәкләр салалар. Чөнки мин ике әбигә дә оныклар арасында бер кыз идем, калган оныклар малай җенесеннән. Ерак әби мине тегендә-монда алып барганда гел төрле-төрле күлмәкләремне киертә. Барган җирдә шигырь сөйләтмичә алып кайтмый. Бигрәк тә менә монысын көлә-көлә тыңлыйлар иде:

Сельпобызга шәбрәк товар

Килде исә югала.

Безгә бер товар да калмый,

Ул товарны кем ала?

Әллә, иске капчык кебек,

Бармы аның тишеге?

Тишеге юк, тик эш шунда:

Бар аның арт ишеге.

Әлеге шигырьнең авторын белмим. Әти өйрәткән иде дип хәтерлим.

Смәелдә кайсы йортка керсәң дә муллык, байлык күзгә ташлана иде. Йорт саен тал чыбыгыннан үреп эшләнгән урындыклар, чигүле-челтәрле кашагалар, пәрдәләр... Чолан ишеген ачуга, бизәкләп эшләнгән сандыклар, тал чыбыгыннан үргән кәрзиннәр... Казлары да шундый кәрзиннәрдә утырды дип хәтерлим. Сандык ясаучы, тал чыбыгыннан төрле җиһазлар үрүче Смәел осталары турында вакытлы матбугатта язмалар да чыккалады.

Мәктәпкә кереп, бераз үсә төшкәч, Смәел авылына мине озаграк торырга илтә башладылар. Ерак әбиемә энекәшне карашырга барам. Ерак әбинең бер улы Арчада яши, әнинең абыйсы була инде. Менә шуның улы Ниязны җәйгә Смәелгә кайтаралар. Нияз бик шук, шаян иде. Ул сәпиткә атлана да юк була, мин шуны карап, күзәтеп йөрүче. Шушма буена төшеп китмәгәе дип артыннан йөри-йөри аякларым арып бетә иде. Ул сәпит белән, мин җәяү.

Смәелдәге нәни чак дусларым да сагындыра: Фирдәүсә, Гадилә, Рүзия... Мине хәтерлиләр микән?

Смәел халкы электән бакчачылык белән шөгыльләнде. Моннан кырык еллар элек үк ерак әбинең бакчаларында ниләр генә үсми иде: кызыл карлыган, ак карлыган, кара карлыган, крыжовник, чия, кура-виктория җиләкләре, алмагачның дүрт-биш төрле сорты, шомырт, миләш... Яшелчәләре дә уңа иде аларның. Иртә яздан ерак әбинең ашында яшел суган, укроп булмый калмады. Бакча түрендә берничә умарта да бар. Иртән торып, бер кат юынгач, бакчага чыгып, өлгергән җиләк-җимеш белән сыйланып керәсе иде. Бу – ерак әбинең законы, ә закон үтәлергә тиеш. Җиләк-җимешләре әллә кое суы сипкәнгә мулдан өлгердеме икән? Ул коеның суы зур кисмәкләргә җылынырга алып куела, кояш баегач кына сибелә. Мондый бакчалар ерак әбиләрдә генә түгел, хуҗалык саен иде.

Каймакны да беткәннән-беткәнгә аертып торды ерак әби. Кибет белән янәшә яшәделәр. Кибеткә нинди генә әйбер кайтса да, ерак әбигә эләкми калмады. Көнбагышны да зур таба белән ике-өч көнгә җитәрлек итеп түгел, ә кечкенә табада берничә учлык кына кыздырып бирә иде ул. Үзе әйтмешли, “эсбижидән эсбижигә”.

Халык мал-туарны да күп асрады Смәелдә. Йорт саен диярлек кырык ел элек үк бишекле мотоцикл бар иде. Кичләрен көтү кайткач, авыл урамыннан болынлыкка, урман полосасы буйларына таба бишекле мотоцикллар агыла. Берәр сәгатьтән ул матайлар бишекләренә тау хәтле яңа чабылган печән өеме төяп кире кайта башлый. Мин капка төбендә тыныч кына карап утырам. Кайберләре берничә рейс ясый. Алып кайталар да, ишегалларына, бакча тирәләренә таратып салалар. Матур җәйге көннәрдә бу көн саен шулай.

Сәел халкы матур, бай киенә дә иде. Элек-электән алар Малмыж базарына йөргәннәр. Юклык заманнарда Малмыж базары аларны ипиле иткән. Әни бала вакытларында ук үзләренең җәяүләп Малмыжга базарга йөргәннәрен сөйли иде.

Ерак әбиле балачак, ерак әбиле Смәел урамнары... Смәел дигәч, муллык, байлык искә төшә, матур төсләр белән генә бизәлгән каралты-куралар, коелы ишегаллары, миллек эленеп торган келәтләр күз алдына килә.

Каен себеркесе исе шул хатирәләргә алып кайтты. Мин хәтерлим сезне, Смәелнең бай бакчалары! Бөдрә чәчле, зәңгәр бантиклы кызны сез хәтерлисезме? Хәер, андый кызчыклар синең урамнарда күп йөргәндер, хәтерләмәсәң дә үпкәләмим. Ә минем күңелдә синең белән бәйле күпме истәлекләр саклана!

 

Лилия НӘКЫЙПОВА.

Көшкәтбаш авылы.

http://tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Смәел авылы