Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшче төркемдә укучыларны җәен эшле итү мәсьәләсе күтәрелде

26 апрель көнне прокуратура бинасының утырышлар залында эшче төркем чираттагы утырышы булды.

Биредә мәгариф учреждениеләрендә хокук тәрбиясе, яшүсмерләрне закон бозу очракларыннан аралау, кисәтү һәм профилактик чараларны җәелдерү турында сүз барды. Җәйге каникуллар вакытында укучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә киңрәк тукталып, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур Зәйнуллин:
- Укучыларны эшкә җәлеп итү, иң беренче чиратта, хезмәткә өйрәтү, эшләп тапкан акча кадерен белү һәм начар гадәтләргә вакыт калмау дигән сүз. Эш бирүче түләгән хезмәт хакыннан тыш, балага безнең оешма аша да өстәмә акча түләнә, - диде.

Утырышны алып баручы район прокуроры Зефер Абитов тарафыннан биредә катнашканнарга Нормабаш авылында булган күңелсез хәл башка кабатланмасын өчен авыр хәлле һәм опекун гаиләләрдәге четерекле мәсьәләләрне ачыклауны, дәүләт органнары тарафыннан тиешенчә игътибар бирелүне контрольдә тотарга һәм хокук бозуларны булдырмау өстендә эшләргә дигән бурыч йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250