Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Эше аның тормышы, яшәү мәгънәсе”

Әлеге сүзләр район судьясы Рөстәм Шакиров турында 50 яшьлек юбилее хөрмәтенә “Хезмәт”ебездә язылган очеркта тәфсилләнгән иде. Быел Рөстәм әфәнденең мәхкәмәлек итүенә егерме биш ел.

Бик гадәти сан кебек, әмма бер урында судьялык вазыйфасын үтәгән, үз эшенә җаваплы караган, үлчәү тәлинкәләрен, күз бәйләп, тигез тоткан, кеше язмышларын гадел хәл иткән кеше өчен бер дә гади генә цифрлар димәс идек.

Участок инспекторыннан башлап эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә кадәр җиткән, үз эше белән милициядә лаеклы эз калдырган Гыйльмулла белән гаилә тормышына үтә дә җаваплы, сөйкемле, гомер буе пөхтәлекне-чисталыкны яраткан Дәлия апа гаиләсендә 1966 елда туган булачак судья үз тырышлыгы белән Казан дәүләт университетына укырга керә, студент елларында армиядә дә булырга өлгерә, ике ел һава гаскәрләрендә хезмәт итә. Хезмәт юлын Мари Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә прокурор ярдәмчесе буларак башлый.

Максатчанлыгы, үз эшенә җаваплы караучанлыгы, гаделлеге, яшьлек кыюлыгы белән җитәкчелекне җәлеп иткән егеткә гаять тә зур вазыйфалар тәкъдим итсәләр дә, туган якның – Балтачыбызның гүзәллеге, һаваларының иркенлеге, әти-әни җылысы үзенә тарта – Рөстәм Шакиров район эчке эшләр бүлегендә тикшерүче булып эшли башлый. Хезмәт сынауларын уңышлы үткән Рөстәм әфәндене 1993 елда район судьясы итеп билгелиләр, шуннан бирле, егерме биш ел әлеге катлаулы вазыйфада ул.

Егерме биш ел гомер көндәлек эштә уза. Шунсыз һич булмый, судка керүченең эше белән кат-кат танышсаң да таманга килә әле, өйрәнүләр, җентекләп анализ ясаулар аның гадәтенә кергән. Ә суд карары чыгарганнан соң хөкемдарның йөрәк тибеше турында уйланган кеше бар микән?! Аңарда да бит кеше йөрәге, үлемгә китергән фаҗигале очракларны караганнан соң ул йөрәк мең кат телгәләнә, әлеге эштә хисләр өстенлек итмәсә дә, гуманлы затның йөрәге бүтәнчә тибә дә алмый торгандыр ул?! Әле ярый янәшәсендә олы йөрәкне аңлаучы, иренең сәламәтлеге, эше турында даими кайгыртып торучы сөйкемле, уңган Йолдызы, яраткан хезмәтен тулыландырып торучы дүрт баласы, яшәүгә ямь өстәүче оныгы бар. Бала хакы өчен төн йокыларын йокламый изге теләк җиткереп торучы әти-әни генә юк, Дәлия апа да 2016 елда авырып мәрхүм булды. Искә алуыбыз мәрхүмнәрнең рухларына дога булып барып ирешсә иде.

Рөстәм әфәнде бүген дә эштә, бүген дә цивилизацияле тормышта җәмгыять, кеше хокукларын хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара.Әлбәттә, үз район җирлегендә, белгән кешеләргә карата суд карарлары чыгару җиңелләрдән түгел, әмма аның бу очракта, алда әйтеп киткәнчә, күзе кара тасма белән бәйләнгән, аң-фигыле бары тик фактларга, булган вакыйгаларга гына нигезләнгән, йөрәге кайчаклар да әрнеп-әрнеп куйса да...

Рөстәм әфәндегә сайлаган һөнәренә гел дә шулай тугъры калып, гадел карарлар чыгарып, Балтачның үз кешесе, гадел кешесе булып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр