Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эше гөрләгәннең хакы аз

Керемнәрне легальләш-терү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан оештырылган район ведомоствоара комиссия янәдән хезмәт хакын аз түләүче шәхси эшмәкәрләрне, үзмәшгуль булганнарны район хакимиятенә кара-каршы сөйләшүгә чакырды.

Хезмәт хакын аз түләүчеләргә декабрь аеннан ук хезмәткә түләүне яхшыртырга кушылды. Эшләре гөрләп барган шәхси тармаклар бу комиссия исемлегендә булырга тиеш түгел, диләр комиссия вәкилләре, ә андыйлар юк түгел, бар. Комиссия таләп кенә итми, киңәшен дә бирә, ярдәм итәргә дә әзер, килеп туган проблемаларны да чишәргә булыша.

Хатын белән бергә тырышабыз инде, дигән сүзләр еш ишетелә башлады. Кибет тотучылар да, кафе хуҗалары да шулай дип әйтергә мөмкин. Сүз дә юк, тырышмыйча гына бизнес алып барып булмый, әмма бу очракта хатының, я ирең синең хезмәткәрең булып тора икән, аның да уртача хезмәт хакы тиешле дәрәҗәдә, ягъни бүгенгәчә 15 мең 400 сумнан ким булырга тиеш түгел. Моннан чыгып, ялланып эшләгән кешенең киләчәге турында да кайгыртырга бурычлы син. Чөнки кеше хокукы дигән төшенчә бар. Бүген күпмедер хезмәт хакын рәсмиләтә биреп, калганын, салымнардан качыпмы конвертлата бирәсең икән, димәк, сине хәләл көче белән бүген баетып, мул тормышта яшәткән хезмәткәрең киләчәктә аз пенсия белән калачак. Салымнарның балаларның бакчага йөрүенә, мәктәптә белем алуына һәм районның башка яшәешенә тотылуын да исәпкә алу кирәк, безнең мәктәптә күрше район баласы укымый, үз балаларыбыз белем ала. Комиссия вәкилләре, хезмәт хакларын күтәрергә кушылган эш бирүчеләргә, үзгәргән хакны язып, хезмәт килешүләрен алып килеп күрсәтергә кушты. Мәсәлән, ягулык салу станцияләренең берсендә хезмәт хакы тиешле күләмдә бирелми, «алар шуңа риза», ди килгән вәкил. Әлбәттә бу җавап комиссия рәисе Айдар Хәйретдиновка ошамады, ”ризалаша инде, ризалаткач”, диде ул. Хезмәт хакын күтәрергә кушты ул, эш бармаса, акцияләр уздырырга, даими клиентларга дисконт карталары бирергә киңәш итте. Хәер, моңа җитәкчелек өйрәтергә тиеш түгел инде, кирәк икән, хуҗа кеше кызыксындыру чараларын үзе күрергә бурычлы.

Әллә ялган, әллә чын, төзелеш бригадасының берсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 7000 сум тирәсендә генә тирбәлә, «районны артка өстерисез бит сез болай итеп», ди комиссиядәгеләр, мондый хәл бүтән кабатланмас, диде җитәкчесе, декабрьдә үк үзгәрәчәгенә ышандырды. Сәүдәсе уңышлы барган кибеттә дә хезмәт хакы 13 мең сумнан гына арта булып чыкты. Хуҗасы уртача 15 мең 400 сум түлибез дисә дә, комиссия хезмәткә түләүне игътибарда тотарга кушты. Бер кафеда да хезмәт хакы аз, ләкин уртага салып сөйләшә, аңлаша торгач, биредә хилафлык-лар юклыгы аңлашылды. Шәхси эшмәкәрләрнең берсе сатучы табалмаудан зарлана, булганнары да яртышар көн генә эшли, кайсының маллар карыйсы бар, кайсы балалар, ди. Хатын-кызның эше өй тулы, мал-туары да, бала-чагасы да аның өстендә, анысы хак. Сату-алуның кимүе турында да белдерде, моны ул QR-код кертелүдән күрә. Комиссия рәисе килеп туган мәсьәләләрне өйрәнергә кушты. QR-код күрсәтү өчен районда каладагы кебек зур чиратлар күргән юк, моннан ике генә мәсьәлә калкып чыга: әллә күп кешенең коды юк, әллә инде зур сәүдә үзәкләренә йөрмиләр. Хәер, кеше кием-салым алмаска да мөмкин, әмма таҗлы вирусның кискенләшүенә бәйле сәбәпле, даруханәләрдә сату яхшы бара. Шуңа да карамастан, комиссиядәге исемлектә уңышлы сәүдә итүче даруханә булуы гаҗәп, бу очракта без капчыкта кала бирә.

Комиссия эш бирүче-ләрнең үзләрен чакыра, кайчак күбесе килми, ә менә килгәннәре комиссия белән уртаклык табып, аңлашып, проблемаларын белгертеп китә. Димәк, килү зыянга түгел. Эш башлаганда бит безнең эшчәнлек үзебез өчен генә түгел, район өчен дә файдалы булачак дигән җөмләләр яңгырый, я булмаса үтенеч-кәгазьләрдә шулай дип языла, югыйсә. Ә инде ныгып киткәч, районның социаль-икътисадый тотрык-лы үсешен алып барудан качарга-качырырга тырышалар. Бәлки бу табигый хәл, диярләр, әмма эшләгән кешегә тиешенчә хезмәт хакы түләмәү, я булмаса калганын конвертлата бирү – уйланырга җирлек тудыра.

Быелның өченче кварталында уннан артык эш бирүчегә хезмәт хакларын тиешле дәрәҗәгә җиткерү, салымнарны түләп бетерү бурычы куелды (түләп бетермәгән очракта, 1 декабрьдән пеня чутлануы инде мәгълүм).

Комиссия эшен алга таба да дәвам итәчәк. Бер чакырылган кеше таләпләрне үтәр, ко-миссиягә бүтән чакырылмас дип өметләник. Ә инде бер сәбәпсез килми калганнар өчен прокуратурага мәгълүмати хат җибәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район ведомоствоара комиссия хезмәт хакын аз түләү