Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эше яхшы, йөзе якты

Хат ташучы һөнәре беркайчан да җиңел булмаган. Заманалар үзгәрсә дә, аларның хезмәт төрләре арта гына бара. Бүгенге көндә хат ташучы газета-журналларга яздырып, аны таратып, хат-посылкалар өләшеп кенә калмый, төрле түләүләр дә кабул итә, товарлар да сата.

Фәнзилә Габидуллинаның Балтач почта бүлек-чәсендә  хат ташучы булып эшли башлаганына тиздән 10 ел була. Аңарчы ул кибетче булып эшләгән.

Түбән Шубан авылы кызы мәктәпне тәмамлагач, бәхет эзләп читкә чыгып китми, авылда әти-әнисе янында кала. Фермада сыерлар сава.

– Балтачка килен булып төшкәч, озак еллар универмагта эшләдем, соңрак хат ташучы булып эшли башладым. Эшләп китү җиңелләрдән булмады. Бу минем өчен бөтенләй башка өлкә иде. Рәхмәт хезмәттәшләремә, аеруча, зур рәхмәтем  киңәшләре белән ярдәм иткән Гөлфия Фәсыйховага. Мин эшкә кергәндә Гөлфия СМУ ягында эшли иде. Эстафетаны аннан кабул итеп алдым, – дип искә ала ул чакларны Фәнзилә ханым.

Фәнзилә Габидуллина елның-елында газетага-журналларга яздыру, товар сату планын үтәп бара. Акча белән эшләүдә дә бик төгәл. Cубсидияләрне дә, өлкәннәргә пенсияләрне дә үзвакытында сәгате-минуты белән китереп җиткерә.

– Вакытлы матбугатка, үзебезнең «Хезмәт»кә ничек язылалар? – дип кызыксынам әңгәмә-дәшемнән.

– Замана белән халык та нык үзгәрде хәзер. Чөнки күпләр интернет хезмәтеннән файдалана. Хатны да интернет аша һәм кесә телефоныннан гына җибәрүчеләр күп. Әмма бистәбездә газет-журналлардан аерылмаучылар булуы шатландыра, киләчәккә өмет уята. Газетаны почта тартмасыннан үзең чыгып алуга җитми,  диючеләр дә бар. Язылмый башлаганнар арасында кулга тотып укуга җитми, дип кабат газета-журналларга язылучылар да бар,  – ди мактаулы хат ташучы.

Шулай булмыйни, буяу исе килеп торган газета-журналларны кулга алып укуы үзе генә дә ни тора?! Ә кояш кебек балкып торган хат ташучы Фәнзилә Габидуллина булганда ничек итеп вакытлы матбугатка язылмаска мөмкин. Аның җылы куллары бистә халкына хатлар, газета-журналлар гына түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тарата.

Төгәллеге, үз эшен намус белән башкарганы өчен Фәнзилә Габидуллинаны хезмәттәшләре дә, абунәчеләр дә бик хөрмәт итә.

– Фәнзиләбезне ягымлы, ачык йөзле, тәмле телле булганы өчен бик яратабыз. Ул килеп керсә, өйләребез яктырып китә. Рәхмәт аңа. Авыр хезмәтендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Берәүләргә көндәлек матбугат, берәүләргә пенсия-субсидия, сирәк булса да, хат-хәбәрен дә китерә ул. Вакытында күренмәсә, зур хафага төшәбез. Газета-журналларны күпме күзәтеп барам, әмма бер басма матбугатта да хат ташучы хезмәтенең авыр һәм катлаулы булуы турында киңәйтеп язылмый. Ә аларның эше искиткеч кыен. Хәзер бит халык газетага язылырга да почтага үзе бармый, хат ташучыларга гына әйтеп җибәрә, – ди бистәбезнең Муса Җәлил урамында яшәүче Флера апа Заһидуллина.

Хезмәте матур булган кебек, гаилә тормышы да бик күркәм Фәнзилә ханымның. Тормыш иптәше Рашат белән бер кыз, бер ул үстергәннәр. Кызлары Ландыш Кукмарада кияүдә. Тормыш иптәше Илдар белән Ибраһим исемле бик матур малай үстерәләр. Уллары Рәйхан исә бүгенге көндә Сабада белем ала.

– Хезмәтемне яратып башкарам. Кешеләргә шатлык бүләк итү, аларның сөенечле йөзләрен күрү ничек рәхәт. Сүз дә юк, олы кешеләр арасында моң-зарларын әйтүчеләр дә очрый. Күбесе ялгыз өлкәннәр. Күңелдәгесен сөйләгәч, аларга рәхәт булып китә. Күп очракта психолог та булып куясың, – дип елмая Фәнзилә.

Түбән Шубан авылында туып, бәхетен Балтачта тапкан Фәнзиләгә Балтачның күпсанлы абунәчеләре кебек без дә эшендә зур уңышлар телибез.

P.S. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Ә сез «Хезмәт»кә язылдыгызмы әле? Нәкъ менә хәзер бу темага уйланыр вакыт. Июль аеннан «Хезмәт» өегезгә килсен дисәгез,  бүгеннән үк язылырга ашыгыгыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк! «Хезмәт»тән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәттәш