“Эшем булса, өйләнәм дә әле”, – ди ул. Һәм өйләнә дә
Арбор авылы егете Ранил Гыйльванов белән моннан берничә элек Чулпан Габделганиева үткәрә торган "Фикердәш" клубында танышкан идем. Шуннан бирле якын туганнардай аралашабыз.
- Миңа бер чакны бер психолог: "Син бик бәхетле!" - диде. Күзләрем күрми, кулым эшләми, аягым аксый... Ничек инде бәхетле булыйм, минәйтәм. "Сиңа Аллаһы Тәгалә икенче тормыш белән яшәргә мөмкинлек биргән. Үткән тормышыңдагы хаталарыңны төзәтеп, бөтенләй башкача яшәргә", - дип аңлатса да, ул чакта әле килешмәдем.
Бу юлы инде 35 көн комада була ул. Тереләсенә табиблар да, беркем дә ышанмый. Реанимация бүлмәсенә мулла чакырып, ясин чыгалар. Ә Ранил... үзенә 24 яшь тулган көнне кабат күзләрен ача. Тик күзләре генә инде дөнья яктылыгыннан мәхрүм калган була шул. Караңгылыкка чорналса да, уң ягы - өлешчә, сул ягы тулаем сизгерлеген югалткан Ранилне якыннары - әти-әнисе Таһир һәм Рузилә, энесе Шамил өмет, ышаныч, наз, җылылык белән уратып ала.
- Әти белән әни миңа икенче тапкыр гомер бирде, - дип искә ала ул үзе бу чакларны. - Өметсезлеккә бирелмәделәр, мине дә ышандырырга тырыштылар. Әти Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Мәскәүдәге данлыклы Бурденко институтына юллама алуга иреште. Уйлап кына карагыз: гади бер авыл мужигы бит ул, баласы хакына әти-әни барысына да әзер шул. 2000 елның гыйнваренда мине носилка белән Мәскәүгә алып киттеләр. Авылыбыз фельдшеры Миләүшә апа Камалиева, үзе теләп, бөтен эшен ташлап, шунда хәтле озата барды, табиблар кулына тапшыргач кына кайтып китте. Ун көннән операция булды. Баш миенең эченә үк кереп, йокы артериясенең ярылган, ачык өлешен ямадылар.
Җиде сәгать дәвам иткән операция уңышлы чыга. Егерме көннән егет авылга кайта. Менә шуннан инде Ранилнең якыннары аны аякка бастыру чарасына керешә. Бу процесс бик озак, үзгәрешләр бик авырлык белән, көттереп кенә килә. Әмма Гыйльвановларның берсе дә чигенми.
-Таяк белән йөргән чак иде. Урамда 25 градус салкын. Өйдә телевизор карап ятам. 80 яшьлек әбием Рашидә (хәзер инде мәрхүм) керде дә: "Нәрсә аунап ятасың, тор, урамда йөреп кайт", - дип чыгарып җибәрде. Әбине тыңламыйча буламы инде, чыктым, йөрдем... Шуны гына әйтәсем килә: мондый чакта кешене никадәр күбрәк жәллисең икән, ул шулкадәр көчсезләнә, бирешә.
...Ә Гыйльвановларның бирешергә исендә дә юк: алар яңа көрәшкә керешә. Күпме табиблар: "Булмый, гаеп күзләрдә түгел, йөрмәгез", - дип кире борса да, Ранилне дәваларга алынмаса да, алар улларының сукыраюы белән килешергә теләми. Берсеннән икенчесен йөри торгач, андый бердәнбер шәфкатьле табибә дә табыла. "Акмаева Майя Кәримовна миңа: "Син яшь әле, җиңәбез", - диде. 2008 елга кадәр аның кул астында РКБның күз авырулары бүлегендә елга икешәр мәртәбә дәваландым. Нәтиҗәсе күз алдыгызда: мин бүген кеше ярдәменнән башка да йөри алам. Ике күзем белән дә көн яктысын булса да шәйлим, уңы белән шәүлә генә итеп булса да, күрәм. Медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибәсе Майя Кәримовнага хәзер инде 70 яшь, күптән РКБда эшләми инде, әмма ул мине ташламады, әле дә дәваларны шуннан алам".
Ә егет тагын көрәшә. Башкалар кебек үк эшлисе, кирәкле, файдалы кеше буласы килә аның. Авылда беренче дипломының кирәксезлеген аңлаган егет, икенче югары белемен ала. Читтән торып, дистанцион рәвештә укып (әле аңарчы Казандагы сукырлар җәмгыяте китапханәсенә барып, айлар буе Казанда яшәп,укырга, компьютерда эшләргә өйрәнә), 2011елда юрист белгечлеге ала. Кызганычка, башта әле беркем дә эшкә алам, дими.
- Ул чактагы район башлыгы Марат Зариповка кердем. "Эшли алырсыңмы?" - диде. "Эшлим, эшем булса, өйләнәм дә әле,"- дидем. Аның фатихасы белән Чепья авыл җирлеге каршында юридик консультация оештырдык. Баштарак килүчеләр аз иде, аннан үз клиентларым барлыкка килде. Компьютерыма да, кәрәзле телефоныма да махсус программа кертелгән, бөтен мәгълүмат әйтеп барыла, кыенлык сизмим. Марат Хәевичка биргән вәгъдәмдә дә тордым, 2015 елда өйләндем,- ди ул.- Иске Пукшинер кызы Гүзәлия белән 40 яшем тулган көнне туй үткәрдек. Аның беренче никахтан туган Алия белән Гөлия исемле кызлары бар, алар мине ничек кабул итәр дип бик кайгырган идем. Бик тиз бербөтен гаиләгә әйләндек. Мин аларның өчесенә дә бик рәхмәтле! Өчесе дә миңа ярдәмгә килергә әзер тора, Гүзәлия машина йөртә, эшкә китереп куя, алып китә, ул булмаганда кызлар да авырсынмый...
Уен-көлкеле, бик тә аралашучан Ранил белән сөйләшкән, аралашкан саен ничектер үзеңдә энергия, көч арткандай тоясың. Син дә тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсың...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев