Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Эшләгән эш тә күп шикелле, әмма...” Җылылык сезонына хәзерлек турында

Җылылык сезонына хәзерлеккә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров гаять тә җаваплы карый, үзе бер зур кампания дип атый ул аны...

Гадәттә без җылылык сезонына хәзерлекне ягулык системаларын (топочныйларны) әйбәтләп карап чыгалар, мичләрне төзекләндерәләр, трассадагы торбаларны төрәләр, җылыталар, гомумән, ягулык-җылыту челтәрләренең төзеклеген бер кат күздән кичерәләр дип кенә уйлыйбыз һәм ялгышабыз. Әлеге әзерлек кысаларына социаль объектларны-биналарны тәртипкә китерү, топочныйларның яңгыр суы үткән түбәләрен алыштыру, салкын кереп торган тәрәзәләрне җылыту, я алыштыру, ишекләрне ныгыту да керә. Кирәк икән, тикшерү барышында искергән дип табылган исәпләү приборлары – монометр, термометрлар; сигнализаторлар да, котеллар да яңага алыштырыла, морҗалар яңартыла һәм башкасы, һәм башкасы...

– Алдагы елның ягулык сезоны төгәлләнүгә үк район җитәкчелеге киләсе елның җылылык сезонына әзерлек эшләренә тотына. Иң элек барлык җылылык сезонына бәйле биналарга, челтәрләргә, “Ростехнадзор” хезмәткәрләре катнашында ревизияләр үткәрелә, шул ревизия нәтиҗәләре буенча  план төзелә, – ди Рамил Илдусович. – Хәзерге вакытта ремонт соралган Шеңшеңәр урта мәктәбе, Карадуган балалар бакчасы, Улисьял авылы мәктәбенең түбәләре төзекләндерелде, Кече Лызи балалар бакчасында өлешчә  түбә алыштырылды, алга таба тулысынча алыштыру күздә тотыла.  Дорга балалар бакчасының, Сәрдегән мәктәп-бакчасы топочныйларына ремонт керде. Сүз уңаеннан, әзерлек эшләрендә катнашкан мәктәп, бакча, мәдәният хезмәткәрләренә (буяу, агарту эшләрен күздә тотып, З.Ш.) зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Нинди генә эшкә тотынма, һәрберсе дә зур чыгымнар сорый. Районда 129 социаль объектны, 45 күпкатлы йортны кышка әзерләргә кирәклеген исәпкә алсаң, никадәр миллион сумнар киткәнлеген чамалавы кыен түгел, һәм моны үз хуҗалыгында даими төзелеш-ремонт эшләре белән шөгыльләнүче гадәти кеше дә яхшы белә. Әле ярый республика программалары эшли, алар ярдәмендә зур топочныйларга миллион сумнарда капиталь ремонт ясый алганнар. Кече Лызи мәдәният йорты белән балалар бакчасы да әлеге программага кертелгән. Шулай ук Балтачтагы Зоя Космодемьянская, 1 “в”, Нариман урамындагы 43нче йортта күләмле ремонт эшләре бара.  Әлеге ике күпкатлы йорт республика программасы нигезендә эчтән дә, тыштан да  яңартылды.

Инде мәгълүм булганча, бюджет чыгымнарын күпмедер киметү буенча, районда ХЭС (үз эченә кирәкле бар белгечләрне (электрик, эретеп ябыштыручы, балта остасы һ.б.) туплаган, бюджет учреждениеләренә хезмәт күрсәтүче оешма) дигән оешма булдырылган. Алар Балтач һәм Чепья торак коммуналь хуҗалыклары белән берлектә бюджет учреждениеләренә хезмәт күрсәтә.

ХЭС ярдәмендә канализация чокырлары яңартыла, линияләр ремонтлана, аккан-тамган краннар яңага алыштырыла, белем бирү-тәрбия учреждениеләрендә сыйныф тәрәзәләре яңартыла. Мәсәлән, Дорга балалар бакчасында канализацияне яңартканнар, җылылык линияләрен ремонтлаганнар, Чутай мәктәбендә эчке өлешкә җылы бәдрәф эшләгәннәр, мәктәп ашханәләрендә ремонтлыйсын ремонтлау, топочныйларга косметик ремонт үткәрү дә алар ярдәмендә тормышка аша. Шулай ук Балтач, Чепья торак коммунальныйлары да сезонга хәзерлек эшләрендә актив катнаша, үзләре хезмәт күрсәткән объектларны, топочныйларны төзекләндерү, җиренә җиткереп тапшыру алар карамагында.

Күпкатлы йортларга килгәндә, райондагы 45 йортның 3се үзәкләштерелгән, калган 42 се  шәхси ягулык системасына көйләнгән. “Идарә“ компаниясе ярдәмендә 6 йортның тышкы ягына, ике йортның подъездына ремонт ясалды, Кариледә Әшрәфҗанов урамындагы 5 нче йортта ремонт бара, алда тагын ике йорт планда тора. 45 йортның да венканаллары тикшерелеп, шуның 14е чистартылган. Шул рәвешчә кышкы сезонга эксплуатацияләү паспортлары әзерләнә, “Ростехнадзор”дан рөхсәт аласы гына кала. Ә “Ростехнадзор” хезмәткәрләрен август урталарына чакырырга дип исәпләп торалар, аңа кадәр бөтен хилафлыкларны бетереп, объектларны җылылык сезонына әзерләп бетерәселәре бар. Рамил Илдусович үзе дә: “Эшләгән эшләребез дә күп шикелле, әмма үзебезне канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел, җитешсезлекләребез бар әле. Мөмкинлекләр табып, программаларда актив катнашып, эшлисе дә эшлисе әле”, ди.

Үзләре яшәгән  күпкатлы йортларга капиталь ремонт үткәргәннәр канәгать, әлбәттә. Әмма “ник безгә дә юк ул ремонт?” дип әйтүчеләр дә бар. Җитәкче моны түбәндәгечә аңлатты:
– Республика программаларыннан тыш, халыктан ай саен агымдагы ремонт өчен җыелган сумма аеруча да ремонт таләп ителгән эшләргә тотыла. – ди Рамил Шакиров.– 1кв.м.га ул 2 сум  34 тиен, айга 85 мең сумнан артык чыга, елга 1 миллион 22 мең 112 сум... Тик ул сумма кирәгенчә җыелмый. Чөнки кемнәрдер түләми, шул бурычлылар аркасында кичектергесез эшләр башкарылмый кала. Чөнки хезмәтләр миллионнарны таләп итә. Аннан бер сезон эчендә аларның барысын да тигезләп бетереп булмый, 45 күпфатирлы йорт бит ул!... Канәгатьсезлекләр әнә шуннан да килеп чыга.

Без хәзер уңайлы тормыш шартларына шулкадәр күнегеп киләбез, көннәр суытып җибәрсә (август аенда да, сентябрь башында да суык булырга мөмкин), җылылык җибәрүне сорыйбыз. Тик ул өйдәге газ мичен кабызу  кебек кенә түгел икән шул, зур ягулык системасын эшләтеп  җибәрүгә берничә көн кирәк. Чөнки хокукый документлар әзерләнеп, кабул ителгәннән соң гына җылылык сезонына старт бирелә, күп очракта ул республика документына нигезләнеп эшләнә.


Зөлфия ШАКИРОВА,

Вакыйф ЗӘКИЕВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җылылык сезонына хәзерлек